Азнакайда сатуга куелган кыйммәтле урам бәдрәфе халыкта дәгъва тудырган
Бу турыда социаль челтәрдә игълан бирелгән.
Инстаграмда сату-алу аккаунтында гадәти булмаган урам бәдрәфе сатылу турында игълан бирелгән. Бәдрәф ясап сатучы Азнакайда яши икән. Бәдрәф 8 мең сум тора.
Инстачылар кош оясы кебек ясалган бәдрәфне ошатмаган, бәясе дә кыйммәт булуын язганнар.
«Берәр зур кеше ясагандыр», - дип язучыга: «Әйе, Шәймиев ясаган», — дип шаярткан икенче инстачы.
«Нигә көләсез, бәлки ясагандыр да, әнә Салават әллә ниләр ясап ята», - дип әңгәмәгә кушылган өченчесе.
«Артык зур димме соң, формасы бик матур да тугел инде, сыерчык оясы кебек. Гадәти формада яхшырак. Иң югары бәя 5 мең сум инде»;
«Арты ачык, ахры»;
«Пөхтә ясалмаган»;
«Нинди 8 мең? Бушка да алмыйм»;
«Бәясен язганда бер нуле артык киткән ахры»
«Әстагъфирулла! 8000 сумга кем алсын инде моны? Кеше көлдермәгез инде, юләргә чыгаралар халыкны»;
«8000 сум куйгач, аның бит эчен дә фотога төшерәләр. Кайбер товар тыштан ялтырый, эчтән калтырый. Бу бәдрәф тә шулай түгелме?» — дип көлеп комментарий калдыручыларга җавап бирүче табылган.
«Кулларыннан бер эш тә килмәгән кеше генә шулай көлеп утыра инде, башта үзегез ясап карагыз, аннары көләрсез», — дип комментарий калдырган берәү.