Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азнакайда 23 яшьлек егет югалган

Егетнең якыннары битараф булмаган кешеләрдән ярдәм сорый.

news_top_970_100
Азнакайда 23 яшьлек егет югалган
http://aznakaevo-rt.ru/

Азнакай шәһәрендә 23 яшьлек Рунар Илдарович Хөснетдинов югалган. Бу турыда «Азнакаево» район басмасы язды. 

Рунар Монолит микрорайонында яши. Ул 16 апрельдә иртәнге унынчы яртыда өйдән чыгып киткән. Шуннан бирле Рунар турында бер хәбәр дә юк. Ул әйләнеп кайтмаган.

Рунар Хөснетдинов чуар төсле куртка, зәңгәрсу джинс чалбар кигән, чыгып киткәндә яланбаш булган. 

Егет төзелә торган йортларга таба киткән.

Рунар Хөснетдинов турында белешмәсе булган һәр кешедән 89178913132 номерына Нурия Касыймовнага шалтыратырга сорыйлар. «Һәр төрле мәгълүмат та әһәмиятле», — дип мөрәҗәгать егетнең якыннары барлык битараф булмаган кешеләргә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100