Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азнакай, Спасс, Сарман, Лениногорск һәм... ? Рак авыруы кайда яшәүчеләргә ныграк яный?

Казан табиблары яман шеш турында иң күп очрый торган ялгыш фикерләр һәм республикада онкология турында сөйләде.

news_top_970_100
Азнакай, Спасс, Сарман, Лениногорск һәм... ? Рак авыруы кайда яшәүчеләргә ныграк яный?

2017 елда республикада яман шеш белән авырган 15707 яңа очрак теркәлгән. 2016 ел белән чагыштырганда, узган елда авыручылар саны бер процентка арткан. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, Татарстанда яман шеш белән авыручылар саны 104 711 кеше тәшкил итә. Бу, чама белән, республиканың һәр 37 нче кешесе дигән сүз.

Татарстанда яман шеш белән авыручыларның иң күбе Азнакай районында яши. Биредә 100 мең кешенең 530ы яман шеш белән авырый.

“Без бу санның географик урынга бәйлеме-юкмы икәнен әйтә алмыйбыз. Бу саннарны төгәл итеп әлеге райондагы халыкның уртача яше белән бәйли алабыз. Бу - табигый хәл. Районда кешеләрнең уртача яше зуррак булган саен, авырулар дәрәҗәсе дә югарырак була. Әлеге районнарда олы яшьтәге кешеләр саны күбрәк. Районда диспансеризация, иртә диагностика мәсьәләләренә игътибарлырак булган саен, авыруларны ачыклау да югарырак булачак”, - дип сөйләде Республика клиник онкология диспансеры баш табибы Илдар Хәйруллин.

2017 елда яман шеш белән авыру күрсәткечләре шулай ук Татарстанның Мөслим, Спасс, Сарман, Лениногорск һәм Яшел Үзән районнарында булуы ачыкланган.

Табиблар белдергәнчә, Россия, шул исәптән Татарстан халкы еш кына яман шеш турында ялгыш фикердә була. Мәсәлән, республикада һәр икенче йә өченче кеше яман шеш белән авырый дигән мәгълүмат миф булып чыккан.


Беренче ялгыш фикер. “Әйләнә-тирәдә барысы да яман шеш белән авырый”

“Әйләнә-тирәдә барысы да яман шеш белән авырый, диләр. Ләкин бит барысы да кешенең яше белән билгеләнә. Бездә халыкның уртача гомер озынлыгы, көтелгән саннар буенча – 74 яшь. Европаның күп илләрендә һәм Япониядә бу сан 80 яшьтән артыграк. Аларда авыручылар саны да, Россия һәм Татарстанга караганда, ике тапкырга артыграк. Мәсәлән, Татарстан районында уртача гомер озынлыгы зуррак булган саен, авыручылар саны да күбрәк. Бу – табигый хәл”, - дип аңлата Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов.

Икенче ялгыш фикер. “Россиядә дәваламыйлар, чит ил клиникасы өчен акча кирәк”

Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары сүзләре буенча, кешене чит илдә яман шештән дәвалау өчен акча җыю турындагы игъланнар һәрвакытта да дөреслеккә туры килми.

“Татарстанда кешеләрнең кайгысын уртаклашу культурасы, миңа калса, башка төбәкләргә караганда, бик югары дәрәҗәдә. Чыннан да, чит илдән ярдәм кирәк булган бик катлаулы очраклар була. Россия Федерациясендә чит илгә дәваланырга җибәрү буенча бик төгәл тәртип бар. Россиядә ярдәм күрсәтү мөмкин булмаган балаларны һәм олыларны, шул исәптән Татарстан кешеләрен дә, Россия Сәламәтлек министрлыгы чит илгә җибәргәне бар. Балалар һәм олы кешеләр дәүләт акчасына ярдәм алган очраклар бар. Шул ук вакытта, миңа көн саен диярлек мөрәҗәгатьләр килә. Шалтырата башлагач, йә җавап бирмиләр, йә андый кеше бирелгән адрес буенча яшәмәгәнлеге ачыклана, йә бу кеше Россиядә дәваланып та карамаган, ә шунда ук дәваланырга акча җыя тотынган”, - дип әйтте Сергей Осипов.

Өченче ялгыш фикер. “Яман шештән котылу өчен, дарулар гына җитми”

Онкологияне дәвалауның альтернатив ысулларын куллануда төрле фирмалар шактый табыш эшли, дип раслый Казан табиблары. Мәсәлән, нинди дә булса продуктның әле яңа гына ачылган файдасы турындагы стандарт игъланнар, күп очракта кемнеңдер яхшылап эшләнгән рекламасы була.

“Безнең куркуларыбызны файдаланалар. Көтмәгәндә генә бер компания яза: “Әгәр чи кишер ашасаң, яман шеш булмый”. Икенчесе дә язып куя: “Чипсы яман шештән коткара”. Әлбәттә инде, бөтен кеше чипсы сатып ала башлый. Бу – бездән акча эшләү ысулы”, - ди белгеч.

Дүртенче ялгыш фикер. “Антибиотиклар яман шеш барлыкка китерә”

“Үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә ярамый. Эш яман шештә түгел. “Антибиотик” сүзенең тәрҗемәсе “тормышка каршы” дигәнне аңлата. Без бары тик зуррак һәм көчлерәк булганга гына исән калабыз, ә кечкенә генә микроб агу дозасыннан һәлак була. Һәр антибиотик, асылда, агу ул. Бу агуны кайчан кулланырга ярый, кайсы очракта файдалану тыелганын аңларга кирәк. Моңа өйрәнү өчен, еллар буе укыталар. Ә кешеләр, интернеттагы мәкаләләр буенча, антибиотиклар турында барысын да беләм һәм кайчан кулланасын аңлыйм, дип исәпли”, - дип гаҗәпләнә Сергей Осипов.

Безнең республикада яман шешнең иң күп таралган төрләре турында сөйләгәндә, онкологлар әлеге авыруның берничә төп төрен аерып күрсәтә. 2017 елда Татарстан халкында юан эчәк, күкрәк бизләре, үпкәләр яман шеше, тән тиресе меланомасы ешрак очраган. Ир-атлар арасында ирләр җенес системасының парсыз бизендә, хатын–кызларда – күкрәк бизләрендә яман шеш ешрак очрый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100