Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азнакай районында тракторны туктату өчен тәгәрмәченә атканнар

Исерек тракторчы авыл урамнары буйлап йөри, полиция хезмәткәрен трактордан тибеп төшерә, икенчесенең битенә суга.

news_top_970_100
Азнакай районында тракторны туктату өчен тәгәрмәченә атканнар

Татарстанның Азнакай районында 48 яшьлек ир-атны «Полиция хезмәткәренә карата көч куллану» маддәсе буенча хөкем итәләр. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

13 февральдә кич белән бу ир-ат исерек килеш тракторга утыра һәм Октябрь-Бүләк авылы урамыннан йөри. Аны полиция экипажы күреп ала һәм туктатмакчы була, ләкин тракторчы тукталмый.

Полиция хезмәткәрләренең берсе трактор баскычына менә, тракторчы аның күкрәгенә аягы белән тибә, хокук саклаучы җиргә егылып төшә.

Шуннан соң полиция хезмәткәрләре трактор тәгәрмәченә атарга мәҗбүр була. Аннары полиция хезмәткәре тракторның арткы тәрәзәсе аша кабинага керә һәм йөртүчене тоткарлый. Тракторчы полиция хезмәткәренең йөзенә суга.

Тракторчы бөтен гаебен таныган. Тиздән ул суд каршына басачак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100