Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азнакай хуҗабикәсеннән ипи камырын колмак белән кую рецепты

Чүпрә булмаган заманнарда әбиләребез икмәк камырын колмак ачыткысы белән куя торган булган.

news_top_970_100
Азнакай хуҗабикәсеннән ипи камырын колмак белән кую рецепты
http://aznakaevo-rt.ru/

Гөлнара Хафизовадан колмак чүпрәсе әзерләү ысулын тәкъдим итәбез. 1 литр суга 1 уч кипкән колмак салып, саргылт төскә кергәнче ярты сәгатьләп кайнатырга кирәк.

Шушы төнәтмәне җылымса хәлгә килгәнче суытып сөзәргә, он, берәр кашык шикәр комы кушып каймак куелыгындагы боламык ясарга һәм аны җылыда бер тәүлек тотарга. Соңыннан суыткычта сакларга, ә кирәк вакытта әз-әзләп кенә алып чүпрә урынына кулланырга була.

Моның өчен 1 аш калагы әчеткене алып кичтән ипи камыры изеп куярга, иртән камырны басып пешерергә кирәк.

Бүген кибеттә чүпрәнең нинди генә төре юк, ә Азнакайда уңган хуҗабикәләр ипине һаман да колмак белән пешерәләр. Мондый ипи тиз генә искерми, бик тәмле, әчкелтем була. Колмак урман-болыннарда агач кәүсәләренә үрелеп үсә. Август азагыннан сентябрь урталарына кадәр – колмак күркәләрен җыяр өчен иң кулай вакыт. Аларны саргылт төскә кергәнче киптереп, кәгазь яки тукыма капчыкларда, пыяла савытларда сакларга кирәк. Колмакны чүпрә урынына, шулай ук төнәтмәсе белән чәчләрне чайкау, бит тиресенә маскалар ясау өчен файдаланалар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100