Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азнакайда 17 яшьлек үсмер чирек миллион доллар акча эшләгән

news_top_970_100

Азнакайдан 17 яшьлек киберспортчы «Forbes»ның «30дан 30га кадәр» рейтингының лонг-листына кергән. Бу хакта «Mash Iptash» телеграм-каналы хәбәр итә.

Алан «Dota 2»дә 7 яшеннән уйный башлый, көндәшләрен «Satanic» кушаматы белән тар-мар итеп бара. 15 яшенә ул уен рейтингында 11К очко җыйган һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия буенча «топ»лар исемлегенә кергән. 2024 елда «Team Spirit» командасына кушылган (2 тапкыр «The International» турниры чемпионнары), анда керри позициясендә уйнаган. Аннары «Paravision»га күчкән.

Хәзер Аланның 16 000 ММР (шул ук очколар, бу – бик күп), һәм ул киберспорт буенча Европа лидерлары арасына кергән. Егет призлардан чирек миллион долларга якын акча эшләгән, ул – «Forbes» номинантлары исемлегендә бердәнбер геймер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100