Азнакай шәһәрендә янгында ике кеше һәлак булган. Бу турыда «Татар-информ» Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенә сылтама белән хәбәр итә.
Янгын шәхси агач йортта чыккан. Утны сүндергәндә коткаручылар 56 яшьлек хатын-кыз һәм 64 яшьлек ир-ат мәетен тапкан.
Якынча мәгълүматлар буенча, янгын электр җиһазларын урнаштыру һәм монтажлау кагыйдәләрен бозу сәбәпле башланган.
Янгын мәйданы 80 квадрат метр тәшкил иткән, диелә хәбәрдә.