news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтов: «Азнакайда халык концертка йөрмәгәч, мин гаепле түгел»

news_top
Ришат Фазлыйәхмәтов: «Азнакайда халык концертка йөрмәгәч, мин гаепле түгел»
Салават Камалетдинов

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов социаль челтәрдәге сәхифәсендә берничә җырыннан попурри ясап видео урнаштырган. Ул видео астында Ришатка матур, җылы комментарийлар белән бергә, «чәнечкеле»се дә килеп ирешкән.

– Ришат, Азнакайга концерт белән килергә тиеш идегез. Билетлар алдык. Авылдан районга концерт карарга дип бардык. Балалар Әлмәттән кадәр килделәр, концерт дип. Килмәдегез. Алдадыгыз. Башка сезнең концертыгызга билет алмыйбыз, – дип канәгатьсезлек белдергән Лилия ханым Сабирҗанова дигән кеше.

Үпкәләгән тамашачысына җавап итеп Ришат:

– Исәнмесез. Азнакайда халык концертка йөрмәгәч, мин гаепле түгел! Казанга килегез минем концертларыма. 100 процент була, – дигән.

Димәк, ни кызганыч, Ришатның Азнакайдагы концертына халык килмәгән…

Фото: Ришат Фазлыйәхмәтовның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 28 апрель 2023
    Исемсез
    Тәкәббер нәрсә,җавабын гына күр син моның,ай яй
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар