Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азнакайда «Сбербанк» бүлекчәсенә ут төрткән пенсионерканы 15 елга утыртырга мөмкиннәр

news_top_970_100
Азнакайда «Сбербанк» бүлекчәсенә ут төрткән пенсионерканы 15 елга утыртырга мөмкиннәр

Азнакай районында 63 яшьлек хатын «Сбербанк» бүлегенә ут төрткән.

Видеокамерада капюшон кигән хатынның, пакет тотып, «Сбербанк» банкоматлары торган бүлмәгә кергәне күренә. Ул пакетыннан яндыргыч сыеклык салынган шешә алып, идәнгә, банкомат тирәсенә сибә. Бөтен шешәләрен дә сибеп бетергәч, ут төртә һәм үзе чыгып йөгерә.

Янгын булган урынга янгын сүндерүчеләр килә, әмма алар килгәнче ут инде сүнгән була – бүлмәдә ут үрләп китәрлек әйберләр булмый.

Ут төрткән вакытта бүлекчә эшләмәгән. 1959 елгы хатынның кем икәнен ачыклаганнар һәм кулга алганнар.

«Сбербанк» РИА Новостига бүлекчәнең иртәгә штат режимында эшли башлаячагын хәбәр иткән. Банк матбугат хезмәте бу җинаять өчен 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган булуын әйтә.

Пенсионерканың ни сәбәпле болай эшләве билгеле түгел.

Социаль челтәрләрдә бу хәл күп сораулар тудырган. Ни өчен сак хезмәте яндыргыч сыеклык сибә башлауга ук килеп җитмәгән, дип сорыйлар. Пенсиясе җитмәгәнгә үч аласы килгән микән, дип кызганучылар да, шулай ук, пенсионерканың, бәлки, акылына зәгыйфльлек килгәндер, дип тә уйлаучылар бар.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100