Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Азнакайда килеп чыккан хәл – педагогикага хурлык!»

Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләргә карата көч куллану сирәк күренеш түгел. Массакүләм мәгълүмат чараларында әледән-әле андый тәрбиячеләр турында язмалар күренеп тора. Шундый ук ямьсез хәл Азнакайның 6нчы санлы балалар бакчасында да килеп чыга.

news_top_970_100

KazanFirst бу хакта экспертлар белән сөйләште. Алар фикеренчә, тәрбиячеләрнең миһербансызлыгы мәгариф системасының җитешсезлекләренә килеп тоташа.

Азнакайның 6нчы санлы балалар бакчасы тәрбиячеләренең балаларны ничек «тәрбияләүләре» турындагы видео Татарстан халкын шаккатырды: колготки кия алмаучы балаларны тәрбияче этә-төрткәли, елап җибәрүчеләрнең исә башына, кул-аякларына сугарга да күп сорамый! Ул гына да ярдәм итмәсә, баланы коридорда калдырып, бүлмә ишеген ябып куялар. Әлеге видеода шундый бер баланың, ишек шакып, үзен кертергә соравы ишетелә. Әмма бакча хезмәткәрләре баланың үтенечен «ишетмиләр». Күпмедер вакыт үткәч кенә, «монда елакларга урын юк» дигән сүзләр белән, баланы ишектән уздыралар. Көндезге йокы вакытында тагын да җан өшетердәй күренешләргә тап булабыз. Кроватька яткан балаларны башларыннан ук юрган белән ябындыралар, торыр вакытка кадәр бала шулай ятарга тиеш. Елаган балаларны, йокларга әмер биреп, дөбер-шатыр селкетәләр. Бакча хезмәткәрләре бу төркемне үзара «гестапо» дип йөрткәннәр.

– Әгәр баланың әти-әнисе тәртип белми икән, аларны без шул рәвешле тәрбияләп рәткә кертәбез, – дип аңлата «Йолдызчыклар» («Звездочки») бакчасы хезмәткәрләре.

Бакчадагы бу аяныч хәлләр турында чирләп киткән няняны алыштырып торган Анастасия җиткерә халыкка. Тәрбиячеләрнең балаларга шундый мөнәсәбәте кызны шаккатыра. Ул, шулай ук, балаларга бакчада уйнарга рөхсәт итмәүләре, һәрвакыт урындыкларда утырып торырга тиеш булулары турында да сөйли. Елаган балаларны тынычландырырга кызга да рөхсәт итмиләр – кызганып, ачык йөз күрсәтеп, ул, имеш, «балаларны боза» икән! Тәрбиячеләр Анастасиянең үзен дә кимсетәләр: балалар белән бергә бәдрәфкә бикләп куялар һәм чыгармыйлар.

«Безнең балаларны кыйныйлар!» – видео 

Кыз бакча хезмәткәрләре белән аңлашырга тырышып карый, әмма үзен эштән куу белән янау турында җавап ала. Анастасия, бакчадагы хәлләрне камерага төшереп, Интернетка чыгарырга кирәк, дигән карарга килә. Нәтиҗәдә, бакчадагы җанөшеткеч хәлләр турында бар халыкка мәгълүм була, тикшерү органнары «Балигъ булмаган балаларны тәрбияләүдә вазифаларны үтәмәү» турындагы маддә буенча җинаять эше ачалар, тәрбиячеләрне эштән җибәрәләр. Хәзер бу эш Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин контролендә.

– Бик кызганыч, Азнакайның 6нчы санлы балалар бакчасында балалар белән тупас мөгамәлә инциденты килеп чыкты, – дип сөйли булган хәлләр турында Азнакай районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Зөлфия Гыйләҗева. – Шунда тәрбияләнүче бер баланың әнисе бакча мөдиренә, «баламны кыйныйлар» дип мөрәҗәгать итә. Мөдир, үз чиратында, булган хәлне тикшерү өчен комиссия төзи. Әлеге төркемдә эшләүче бар хезмәткәрләрдән дә сораштыралар, аңлатма яздыралар. Тикшерү нәтиҗәсендә, ике тәрбияче эштән җибәрелде, бакча мөдире дисциплина җаваплылыгына тартылды. Шулай ук, ата-аналар җыелышы үткәрдек. Балаларга карата физик һәм психик көч куллану аша тәрбия методы һәм формаларын куллану ярамавы һәм мондый хәлләр өчен җаваплылык темасына барлык балалар бакчалары җитәкчеләре катнашында чираттан тыш киңәшмә үткәрелде.

Әти-әниләр соравы буенча, бакчаның ике төркемендә видеокамералар урнаштырылган, ел ахырына кадәр башка төркемнәрдә дә камералар куелачак, дип өстәде Зөлфия Гыйләҗева.

Азнакай бакчасында килеп чыкка гаугалы хәл турында ТР Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец та дәшми кала алмады. Ул ситуацияне контрольдә тотуын белдерде:

– Әлеге хәл турында билгеле булуга ук, мин Эчке эшләр министрлыгына запрос җибәрдем. Без әле җавап алмадык, әмма видеодан күргән кадәре дә бала белән тупас мөгамәлә турында кычкырып тора. Әлбәттә, мондый тәрбиячеләргә педагогия өлкәсендә урын юк! Безнең бакчаларда мондый хәлләр күзәтелү бик куркыныч. Ярый әле бу хакта хәзер билгеле булды, хәбәр итмәгән, халыкка чыгармаган булсалар, еллар буе дәвам итәр иде, – ди ул.

Кызганыч, әмма Азнакайда булган хәл – бердәнбер очрак түгел. Балаларга карата көч куллану турында язмалар массакүләм мәгълүмат чараларында еш күренә. Мисал өчен, сентябрь аенда социаль челтәрләрдә Кама Аланы районыннан бер тәрбияченең баланың йөзенә берничә мәртәбә сугуы турында кадрлар пәйда булды. Хезмәткәр үзе бу кадрны «баланың маңкасын сөртеп алдым» дип аңлата. Җинаять эше ачылды.

– Азнакайда булган хәл – педагогикага хурлык, дигән сүз. Балага кул күтәрү тыела: балалар бакчасында булсынмы ул, мәктәптәме, үз өендәме – ярамый! Бала үзен дөрес тотмаган очракта да, педагогка кул күтәрү яки психологик басым ясау хокукы бирелми, – ди балалар белән эшләү буенча белгеч Инзилә Вәлиуллина. – Балалар белән эшләү өчен дөньяда барлык педагоголарны да иң элек укыталар. Педагогикада хәтта «behaviour management» – «үз-үзеңне тотышың белән идарә итү» дип аталучы бер юнәлеш бар. Кызганыч, бездә бу методика өйрәтелми. Нәкъ менә шуңа күрә баланың үзен тотышында авырлыклар килеп чыкканда, укытучылар да, тәрбиячеләр дә үзләрен ничек тотарга кирәген белмиләр, агрессиягә күчәләр. Укытучылар һәм тәрбиячеләрне балалар белән идарә итәргә өйрәтергә кирәк.

– Бүген укытучы яки тәрбияче һөнәрен үзен педагог дип санаучылар гына үзләштерми, – дип ассызыклый И.Вәлиуллина. – «Йөрәге кушканга шушы һөнәрне сайлаган» дип әйтердәй кешеләр бармак белән генә санарлык.

Педагог – бар кеше дә булдыра алмый торган гаять авыр һөнәр, ә балалар бакчаларына, И.Вәлиуллина әйтүенчә, махсус белеме булмаганнарны да алалар. Күбесенчә, андый күренеш авыл җирлеге яки кечкенә шәһәрләргә хас. Ә сәбәбе бик гади – хезмәткәрләр җитми. Педагогик әзерлеге булмаган хезмәткәрләр исә еш кына сабырлыгын җуялар, тыңламаган балага кул күтәрәләр.

– Бу тәрбиячеләр тиешле һөнәри педагогик белем алмаган. Хәер, дипломнары бардыр. Педагогларны укыту бездә яхшы куелган, әмма анда психологиягә багышланган блок аз бирелә, шуңа күрә әледән-әле проблемалар чыгып тора. Уртак максатлар да юк: әниләр максатны бер төрле күрә, тәрбиячеләрнеке – ул башка, балаларныкы – бөтенләй өченче төрле. Аккош, кысла һәм чуртан! Үзара аралашып эшләү кирәк. Бүген әти-әниләр – тәрбия процессының тулыканлы әгъзалары. Әти-әниләр белән дөрес мөнәсәбәтләр урнаштыру – ул бурыч түгел, ә бәлки профессиональ компетенция. Педагог – бала – зурлар мөнәсәбәтен булдырырга тиеш. Профессионаллар үз эшләренең кыйммәтен, асылын аңламыйлар – бу бик кызганыч, – ди Россия халык мәгарифе отличнигы Фәйрүзә Мостафина.

Әмма башка сәбәпләр дә бар. Гаилә һәм балалар психологы Фәридә Волгина фикеренчә, гадәттә, зурлар үзләренең балачакта алган психик яралары аркасында бүтән балаларны мыскыл итә. Белгеч әйтүенчә, илебездә педагогика өлкәсендә хезмәт куючыларга карата «җитди психологик сайланыш» дигән нәрсә юк. Педагоглар арасында үз балачак травмалары булганнар бихисап, алар аны исә балаларга күчерәләр.

– Әгәр баланы әти-әнисе яки балалар бакчасында кимсеткән булсалар, ул үзе дә бик еш нәкъ шул юлны сайлый, – ди психолог. – Балалар бакчасына яки мәктәпкә эшкә баручылар бик зур сайлау үтәргә тиеш, дип саныйм мин. Алар үзләренең компетентлыгын һәм балалар белән эшләү осталыгын күрсәтергә тиешләр.

Ф.Мостафина психолог фикере белән килешә. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән аларны ихлас яратучы кешеләр генә эшли ала, дигән ышанычта ул.

– Без бит балаларны тыңлаучан, тыныч булган өчен түгел, ә гомумән булганнары өчен яратабыз. Алга таба – миңа калса, педагоглар үзләре кай яклап та булса бик бәхетсез кешеләр. Бәлки, балачакларында алар үзләрен яратмаулары, явызлык, тупаслык белән очрашканнардыр. Бәлки, әти-әниләренә үпкәләре калгандыр, – дип дәвам итә эксперт.

Үз чиратында Ирина Волынец та тагын бер сәбәпкә тукталды – эштә эмоциональ яктан ару. Хезмәт хакы түбән булу сәбәпле, тәрбиячеләр 1,5-2 ставкага эшлиләр. Мондый зур йөкләнеш, әлбәттә, эмоциональ януга, нерв системасының вакытыннан алда таушалуына китерә.

Тәрбияче һөнәренең безгә күренмәгән якларына күз төшерү, һәм чынлап та, «балаларны тәрбияләү бар кешегә дә бирелмәгән» дигән карашның ни дәрәҗәдә хаклыгын аңлау максатыннан, без бер тәрбияче белән сөйләштек. Марина (исеме үзгәртелде) Татарстанда мәктәпкәчә белем бирүче бер учреждениедә инде 26 ел хезмәт куя. Үз хезмәт юлында меңнәрчә бала тәрбияләгән.

– Мин әле бакчага йөри генә башлаган иң кечкенә балалар белән эшлим, – ди ул. – Әлбәттә, аларга бакчага ияләшү җиңел түгел. Бакчага килә башлаган беренче көннәрендә алар бик шикләнеп кенә йөриләр: яңа урын; янәшәдә әти дә, әни дә юк; кая карасаң – таныш түгел кешеләр. Бала өчен бик зур стресс. Әлбәттә, тавышсыз-елауларсыз гына булмый. Монда иң мөһиме – баланың күңелен күрү, сөйләшү, берәр кызык уенчык күрсәтү, җыр җырлау һ.б.

Марина әйтүенчә, аның өчен иң авыры – баланың сәламәтлеге һәм гомере өчен җаваплылык хисен аңлауда.

– Үз эшемне бик яратам, әмма шуңа да карамастан, бу – бик зур мәхәббәт, сабырлык, көч, үзеңне тулысынча шуңа багышлауны таләп итә торган авыр хезмәт. Һәр хәрәкәт, адым, хәтта һәр карашыңны контрольдә тотарга кирәк, чөнки бер ялгыш адымның да ахыры аяныч тәмамланырга мөмкин, – ди тәрбияче.

Психолог Фәридә Волгина Марина белән тулысынча килешә. Балаларга карата көч куллану аларның психикасын имгәтә, дип аңлатты ул. Теге я бу гамәлнең конкрет бер балага ничек тәэсир итәсен алдан әйтеп булмый. Мисал өчен, кеше корбан хәлендә үсәргә һәм гомер буе йомшак, җебегән булып калырга мөмкин. Яки, әлеге ситуациядәге кебек, балаларны мыскыл итеп, үз балачагы өчен үч алып яшәргә мөмкин.

– Мәктәпкә кадәрге чор – иң үзенчәлекле чор. Бу – балаларның, өлкәннәргә карап, дөньяны таный, өйрәнә торган вакыты. Бу чорда бала белән мөнәсәбәтне зурлар урнаштыра. Мөнәсәбәтләрне бала урнаштыра алмый. Әгәр кыз баланы мәктәпкә кадәрге чорда кимсеткәннәр, түбәнсеткәннәр икән, үскәч, ул эчтән үз-үзен юкка чыгарачак. Түбәнсетелгән малай, үз чиратында, социумны җимерәчәк. Ягъни, бер карасаң, балага карата бүген катылык, шәфкатьсезлек кылдылар, әмма аның артына баланың бөтен киләчәк тормышы яшеренгән. Бүген балага авторитар рәвештә җәза бирделәр, моннан бала дөньяның шәфкатьсез икәнлеген үзенә сеңдереп калды, – дип өстәде Фәйрүзә ханым.

Балалары мондый ситуациядә калган әти-әниләргә Ф.Мостафина тискәре эмоцияләрен тыеп тотарга, балалар янында тәрбиячеләрне, балалар бакчасын сүкмәскә киңәш бирде. Аның әйтүенчә, бу – балаларны тагын да куркытачак кына.

– Тәрбиячеләр начар гамәл кылган, әмма дөньяда яхшы кешеләр дә бик күп, дип аңлатырга кирәк, – дип ассызыклый Ф.Мостафина.

Ләкин шунысы да бар, бала әти-әнисенә үзенә кул күтәрүләре, кыйнаулары хакында әйтмәскә дә мөмкин. Гадәттә, аның сәбәпләре бик гади: бала әле сөйләшә белми, яки үзе белән ни булганын аңламый, яки бу турыда ничек әйтергә белми. Шуңа күрә, бала үзе бакчада нинди хәлләр булуын, физик яки психик көч кулланулары турында сөйләр әле, дип уйламагыз, дип кисәтә экспертлар. Әти-әниләр баланың үз-үзен тотышына игътибарлы булсын. Моңарчы күзәтелмәгән агрессия яки баланың үз эченә йомылуы нәкъ менә проблемалар турында сигнал булырга мөмкин. Баланың, аеруча сөйләшә белмәгән баланың, еш чирләве – шулай ук сагайта торган билге.

Анастасия Марухина

kazanfirst.ru

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100