news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Азнакайда «Алма чәчәге» бәйрәме булды

news_top

Азнакай район халкының уйлап табучанлыгына сокланмый мөмкин түгел. Бигрәк тә авылда яшәүчеләр гадәти көннән дә ямь табып, күңелле итеп эшли дә, ял да итә беләләр. Мәндәйлеләр язның иң күркәм вакытын бергәләп каршы алып, «Алма чәчәге» бәйрәме уздырды, дип хәбәр итә район басмасы.

Чараны Насих хәзрәт белән Илгизә абыстай ачып җибәрделәр. Алар ил-көнгә тынычлык, иминлек сорап дога кылдылар, «яңгыр чакыру» йоласын башкардылар.

Югары оч чишмәсендә узган очрашу җырга-биюгә, күңелле уеннарга бай булды. Бәйрәм кунаклары хатирәләргә бирелеп, җылы истәлекләрне барлап, рәхәтләнеп ял итте.

– Безнең авыл халкы бик дус һәм бердәм. Эшен дә бергә җыелып эшлибез, бәйрәмнәргә дә дәррәү җыелабыз. Һәр тәкъдимне хуплаган, оештыруда башлап йөргән һәркемгә, аеруча Фәридә Мөстәкыймовага ихлас рәхмәт сүзләремне җиткереп калам, – ди авыл клубы мөдире Светлана Зәкиева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар