news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Азнакай районында көчле яңгырлар аркасында күл ярларыннан ташыган - видео

news_top

Татарстанның Азнакай районында көчле яңгырлар аркасында күл ярларыннан чыккан. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Сәпәй авылы янындагы күлнең ярларыннан чыгуы һәм дамба юыла башлау турында шаһитлар социаль челтәрләрдә язган. Алар сүзләренчә, җирле халыкның бакчаларын су баскан һәм алар яңа явым-төшем аркасында хәл тагын да катлауланачак дип борчыла.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, хәвеф-хәтәр турында бүген иртән хәбәр иткәннәр.

«РСЧС тырышлыгы белән әйләнмә каналлар үткәрү буенча эшләр башкарылды. Дамба аша ташу тукталган, су биеклеге кими. Торак секторны су басмаган», – дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Алдарак ведомство республикада шторм кисәтүе игълан иткән иде һәм көчле явым-төшемнәр булганда иминлек чараларын искәртте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар