«Слово пацана» сериалы аша популярлашкан актер, Нурлат егете Рузил Минекаев һәм аның тормыш иптәше Азизаның икенчегә әти-әни булырга әзерләнүләре турында язган идек. Шушы көннәрдә актерлар гаиләсе туачак сабыйның кызмы-малаймы икәнлеген дә әйтте. Бәйрәмнең видеосын Азиза үзенең сәхифәсенә куйды.
Яшь пар купшы гендер-пати уздырып тормаган. Әлеге хәбәрне аларга, урманда ял иткән вакытта, бер дуслары җиткергән. Рузил белән Азиза аннан үзләренә, әгәр малай булса – «плоскогубцы», кыз булса – ромашка чәчәге бирүен үтенгәннәр. Дуслары парның кулына эш коралы китереп биргән, димәк, Минекаевлар гаиләсендә тагын бер малай дөньяга аваз салачак.
Актерлар гаиләсе әлеге яңалыкны бик тә шатланып кабул иткән. «Салютлар, ә күңелдә иң якты хисләр», – дип яза ролик янына Азиза.