Ажиотаж булу сәбәпле, Рөстәм Миңнеханов ягулык салу станцияләрен тикшереп торырга кушкан
Соңгы көннәрдә Казанның ягулык салу станцияләрендә (АЗС) ажиотаж күзәтелә. Аерым АЗСларга ягулык китерү күләме арттырылган, әмма бу киеренкелекне киметмәгән. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов логистика мәсьәләләрен тикшерергә кушты, дип хәбәр итте ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Бүгенге көндә ягулык җитештерүчеләр паникадан туган ихтыяҗ турында әйтә. Элек бер ягулык салу станциясе тәүлегенә 15 тонна ягулык сатса, хәзер шул ук күләмне 6 сәгатьтә алып бетерәләр. Сәбәбе – ягулыкны күпләп сатып алу», – диелә хәбәрдә.
Ягулык салу станцияләрендә бензинны канистрларга агызуны тыю гамәлдә, ләкин барысы да бу кагыйдәне үтәми. Нәтиҗәдә километрлы чиратлар һәм ясалма дефицит барлыкка килә. Халыкка бензинны ихтыяҗ булганда гына салырга һәм паникага бирелмәскә киңәш итәләр.
«Рөстәм Миңнеханов ягулык секторы өчен җаваплы барлык хезмәтләргә ягулык салу станцияләрендә даими тикшерүләр уздырырга һәм, хокук бозулар ачыкланганда, чаралар күрергә кушты», – ди Галимова.
Бүгенге көндә ягулык станцияләренә ягулык кайтару график буенча бара. Запас җитәрлек.