Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аждаха позасы ясый иде». Йога тренеры беренче дәрескә килгән кызның аягын сындырган

Табиблар студент кызның бот сөяге бик катлаулы итеп сынуын ачыклый.

news_top_970_100
«Аждаха позасы ясый иде». Йога тренеры беренче дәрескә килгән кызның аягын сындырган
https://pixabay.com

Кытайның Аньхой провинциясендә йога дәресе вакытында бер кызның аягын сындырганнар. Студент кыз дәрескә беренче тапкыр килә. Тренер аның бот сөяген сындыра. Бу турыда Independent басмасына сылтама белән РЕН ТВ яза.

Хатын-кыз инструктор яңа килгән кызны аждаха позасына куя. Бу вакытта бот сөякләре ике якка аерылырга тиеш. Әлеге күнегү аякларда һәм ботларда көчәнешне бетерү өчен ясала. Ләкин күнегү ясау сөяк сыну белән тәмамлана.

«Ул минем ботыма каты итеп басты, Мин кисәк кенә көчле авырту сиздем. Бөтенләй хәрәкәтләнә алмадым», — ди кыз. Аны ашыгыч ярдәм хастаханәгә алып китә.

Табиблар студент кызның бот сөяге бик катлаулы итеп сынуын ачыклый. Аңа операция ясыйлар.

Кыз 16 көн хастаханәдә ята, әле дә йөри алмавын әйтә.

Йога студиясе 50 мең юань түли, ләкин дәвалану өчен түләүдән баш тарта.

Кыз йога студиясен судка бирә. «Киләчәктә реабилитация чыгымнары булачак, бу травма минем эшемә дә йогынты ясый. Мин компенсация түләүләрен телим», — ди кыз, судка мөрәҗәгать итеп.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100