news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Әзер татар кияве»: Африка егете Джонатан татар халык җырын башкара

news_top
«Әзер татар кияве»: Африка егете Джонатан татар халык җырын башкара
Фото: © видеодан скрин

Җырчы Илсөя Бәдретдинова төркемендә эшләүче Африка егете – биюче Гбато Поль Джонатан гармунга «Тала-тала» җырын башкарган. Әлеге мизгелне артистлар өстәл янында утырган вакытта видеога төшергәннәр. Җыр ахырында егетнең бераз оялып куюы да кадрга эләккән.

Видео социаль челтәрләрдә урнаштырылган һәм кыска вакыт эчендә 100 меңнән артык карау җыйган. «Миңа оят, мин бу җырның кушымтасын гына беләм», «Хәзер әнигә җибәрәм, ул киявенең татар булуын теләгән иде», «Әзер татар кияве», «Бу егет бигрәк молодец, татарга әйләнеп бетә инде», – дип язалар видеоны караучылар.

Билгеле булганча, Илсөя Бәдретдинова төркемендә төрле милләт һәм дин вәкилләре эшли. Җырчы аларның барысын да татар теленә өйрәтүен әйтә. Бу хакта ул «Интертат» журналистына биргән интервьюсында сөйләде. «Без юлда барганда сәгатьләр буе диннәр, гореф-гадәтләр турында сөйләшәбез. Алар мине үзләренең телләренә өйрәтәләр. Ул минем өчен дә файдалы, мин аларны татар теленә өйрәтәм. Алар минем белән татар телендә сөйләшергә тиешләр! Бу – безнең канун!» – дигән иде җырчы.

Гбато Поль Джонатан да татар телен өйрәнә. Аның социаль челтәрләрдәге шәхси сәхифәсендә татар теле белән бәйле шаян видеолар күп.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар