Ультраэшкәртелгән ризыклар, мәсәлән, фастфуд һәм әзер иртәнге ашлар калорияләрнең хроник рәвештә артык булуын китереп чыгара ала. Бу хакта нутрициолог Вероника Сергунина сөйләгән, дип яза «Татар-информ».
«Аларда еш кына калорияләр бик югары, майлар һәм рафинадланган (чистартылган) углеводлар бик күп була, шуңа да карамастан алар организмны начар туендыра. Мондый продуктларны организмга кирәк булганнан күпкә күбрәк күләмдә ашау бик җиңел», – дип сөйләгән Сергунина.
Белгеч сүзләренчә, мондый ризыклар исемлегенә фастфудтан тыш, чипсылар, баллы тәм-томнар, камыр ризыклары һәм ярымфабрикатлар да керә. Эчемлекләрдә – газлы сулар, топинглы кофе һәм баллы чәйләр.