news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Азат Зарипов мәзәк хәл сөйли: «Сине Илдар белән Радик «италса» гына инде...»

news_top
Азат Зарипов мәзәк хәл сөйли: «Сине Илдар белән Радик «италса» гына инде...»

Татарстанның атказанган артисты, Казан дәүләт мәдәният институты доценты, режиссер, актер Азат Зарипов тормышта булган кызыклы бер хәл турында сөйләде. Бу вакыйга 80нче елларда аның туган ягында – Арча районы Яңа Кенәр авылында була.

«Минем әти, авыл советы рәисе Әнәр Зарипов, секретарь Илдар һәм клубта эшләгән Радик белән авыл советы каршында тора икән. Бер хатын килгән, аның үгезе, сарайны җимереп, басуга чыгып киткән. Мотоцикл белән барып, үгезнең башына атканнар. Ул чакта хәзерге кебек суыткыч камералар юк. Суйганнар – итне сатарга кирәк, июль ае, челлә, итне сакларга урын юк. Шул хатын йөгереп килгән дә: «Әнәс абый, ит аласыңмы?» – дип сораган. Әтием «черт» итеп төкереп куйган да: «Әй, сеңлем, мин карт бит инде хәзер, сине шул Илдар белән Радик «италса» гына инде», – дигән. «Ах Әнәс абый, оятсыз, мин итне кая куярга белмим, син башка нәрсә турында сөйләшәсең», – дип әйтә икән, ди теге хатын.

Һәм Азат Зариповтан чын мәзәк. Монысы инде тормышта булган хәл түгел – ГИБДД турында «анекдот».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар