Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Сәйфетдинов: «Бер гасыр элек матбугат йоклап утырган депутатлардан көлгән»

Туксанынчы елларда милли хәрәкәттә актив катнашкан Азат Сәйфетдинов бер гасыр элек чыккан матбугаттагы карикатураларны халыкка җиткерә башлады. Азат белән без элекке матбугатның ни өчен кыю булганлыгы, хәзер ни сәбәпле ваклануыбыз һәм җанисәптә нинди нәтиҗәләргә ирешәчәгебез турында сөйләштек.

news_top_970_100
Азат Сәйфетдинов: «Бер гасыр элек матбугат йоклап утырган депутатлардан көлгән»
Салават Камалетдинов

«Элекке матбугатта дөнья хәлләре зур урын алып торган»

— Азат, син «Мирасханә»дәге татар матбугаты архивын барлап, андагы карикатураларны халыкка Фейсбукта җиткерә башладың. Ни сәбәпле бу эшкә алындың һәм нәрсәгә игътибар иттең, кайсы матбугат чараларын укыйсың?

— Башта шәхси сәбәбем бар иде: гарәп әлифбасын яхшырак өйрәнү, укып, бераз телне шомарту. Кызыксына башладым да гаҗәп нәрсәләр күрдем. Хәзер матбугатта андый нәрсәләр бик булмагач, шул карикатураларны күрсеннәр дип, Фейсбукка урнаштырырга уйладым.

— Гасыр башында татар газеталарында нинди карикатуралар булган?

— Рәсми цензура булганда эчке цензура булмаган. Ниндидер бер чиновник бастырып чыгарырга рөхсәт бирү өчен карап чыккан, рәсми цензура булган. Ә эчкесе — юк. Кадимчеләр белән җәдидчеләр бәрелешкән, дөнья сәясәте киң урын алган.

Мәсәлән, «Яшен» журналында шундый карикатура. Сербия, Австрия, Төркия. Австрия «Босния» дигән баланы тоткан. Аска язылган: «Бу өч хатыннан Ана берәү генә. Баласы кемгә булыр икән?" Рәсемнән аңлашылганча, мәчетләр бар, «Босния» фәс кигән — татар матбугатының кем яклы булуы күренә. Ул вакытта Россия Сербия яклы булган…

— Ягъни, Россия империясендә чыккан татарлар газетасында Босния Төркиянеке булырга тиеш, диелгән.

— Әлбәттә. Бу — сатирик журнал.

Шул вакыттагы газеталарны карасаң, Төркия хәбәрләре шактый күп урын алып торган. Без хәзер Төркия министрларыннан кемнәрне беләбез? Ә элек «Вакыт», «Йолдыз» газеталарында Төркиядә кемнәр министр, кемнәр баш вәзир булган — бөтенесенең исемнәре язылган. Ул вакытта җәмгыятьтә дә Төркия белән бәйләнеш ныграк булгангамы, кызыксыну зур. Төркия Италия белән сугыша башлагач, шул матбугат чараларын укып, кайбер кызлар, Төркиягә барып, андагы яралы солдатларны дәвалаганнар. Кайбер шәкертләр: «Без Төркия ягында сугышырга барабыз! » — дип юлга чыкканнар. Кайбер журналистлар, мәсәлән, Фатих Кәрими Төркиягә корреспондент булып барган.

Мәсәлән, менә бу карикатура Дума турында. Рәсемдә бер депутат йоклап ята.

— Ул вакытта да шулай булганмы?

— Күрәсең, шулай. Менә «Яшен» журналында бер депутат сурәте. Мактана: «Былтыр бернәрсә дә сөйләмәдем, быел сөйләрмен әле», — дип, ниндидер вәгъдәләр бирә.

Дөнья хәбәрләре турында да бик кызык язалар. Менә Печән базарында кибетчеләр утыра. Өчәүләшеп дөнья сулышы турында фикерләшәләр. Берсе әйтә: «Төркия Австралияне Сербиядән куып чыгарыр әле», — ди. Ул Австралияне Австрия белән бутаган. Әмма бу гади кибетчеләрнең дә дөнья хәбәрләре белән кызыксынуын күрсәтә.

«Бер гасыр элек татар басмаларында карикатуралар зур урын алып торган»

— Ул чорда карикатуралар газеталарда зур урын алып торганмы?

— Газеталарда — күп урын. Әмма шул чорда берничә сатирик журнал чыгып килгән: «Яшен», «Ялт-Йолт», «Карчыга», «Чүкеч», бәлкем тагын да булгандыр, әле белеп бетермим. Хәзер бер «Чаян» чыга, аны күргән дә, ишеткән дә юк.

Менә «Яшен» журналында карикатуралар барлык күләмнең 20 процентын алып тора. Анда көлеп укырлык әйберләр бар. Омскида бер мәчеткә ниндидер яңа имам килгән, күрәсең, кадимче булган. Мәчеттә бөтен кешене куркытып бетергән дип, аноним — үз исемен күрсәтми генә язучылар булган. Яки менә бер мулланың күркәсе качкан — шуннан көлеп, кыска гына язма чыккан.

Сатирик журналлар, бәлки, акча эшләү өчен чыгарылгандыр.

Кайбер рәсемнәрне хәзерге күзлектән аңлап та бетермисең. Замандашлары өчен аңлаешлы булган алар. Тукайның кайбер шигырьләрен дә укыганда аңлатма кирәк бит. Монда да шулай.

— Бу рәсемнәрнең авторлары кем?

— Белмим. Бәлки, курыкканнардыр, күбесенең авторы күрсәтелмәгән. Кайберләре зур осталык белән ясалган, кайсыларын бала гына ясаган кебек.

— Ә дөнья яңалыклары күпме урын алган матбугатта?

— Төрлечә. «Казан мөхбире» күбрәк Казан хәбәрләреннән тора. «Вакыт», «Йолдыз», «Кояш» кебек зур газеталарда дөнья хәбәрләре 20 –30 процентка җитә. Аннары ил, губерна хәбәрләре һәм хатлар. Реклама хәзергә караганда шактый күп.

Муллалардан көлгәннәр. Менә бер карикатура — Габдерәшит Ибраһимов, Риза Фәхретдин, уртада — шайтан.

«Хәзер муллалардан да, депутатлардан да, байлардан да көлмиләр»

— Ә ни өчен шулай? Риза Фәхретдин хөрмәтле кеше булгандыр бит инде…

— Алар икесе дә хөрмәтле булган. Миңа Фейсбукта комментарийларда яздылар инде. «Яшен» журналында нидер басылып, икесенең араларын бозган. Бәлкем, фикерләре туры килмәгәндер. Гәрчә, икесе дә казый булып эшләгән, икесе дә Диния нәзарәтендә бер үк вакытта диярлек казый булганнар.

— Хәзер мөфтиләрдән, казыйлардан көлә торган карикатураларны күз алдына китереп буламы?

— Хәзер, әлбәттә, юк. Хәзер муллалардан беркем дә көлми. Әйтәм бит, тышкы цензура булган — эчке цензура юк. Әллә бу матбугат шәхси булгангамы? Кем акча таба — шул газета, я журнал чыгара да, бер-берсеннән көләләр, тәнкыйтьлиләр. Мәсәлән, Муса Бигиевны әтәч кебек ясаганнар. Бу Коръәндә хаталар тапкан да, тавыкларны-муллаларны чакыра: «Килегез, сезгә җим таптым! » — ди. Ягъни, фикерләшергәме, гайбәткәме чакыра.

Әстерханда бер үк вакытта өч газета чыккан да бер-берсе белән сугышып ятканнар.

Менә тагын депутатлар — Казан Думасында гласныйлар мендәрләр күтәреп чыгып баралар. Кызык.

Кадимчеләрдән көлгән карикатура да бар. «Телләре үткенләнде», — дип көләләр. Бер яңа китап чыга ул чакта җәдидчеләргә каршы. Болар, хисләнеп, шул китап белән кораллана, имеш.

Франциядә сатирик журнал «Шарли Эбдо» диннән көлгән иде бит әле. Монда да диннән көлү булмаган диярлек — муллалардан көлү булган. Хәзер мулладан түгел, депутатлардан да көлмиләр. Тукай заманында байлардан да көлгәннәр. Сәйдәшевләрне «Чәйдәшев" дип язганнар. Хәзер депутатлардан, байлардан көлү юк — татар матбугатында табулашкан, телгә алынмый торган темалар. Гәрчә матбугатта ярамаса да, Фейсбукта көлеп була бит.

Менә бу рәсемдә бер малай байга яңа матбугат китергән. Кадимче сыра эчеп утыра, үзе бу малайны куып чыгарырга җыена.

Аннары бераз беркатлырак әйбер — хатын-кызларның баш киеме вакыт белән ничек үзгәрүен фаразлаганнар.

Минемчә, «Мирасханә» сайтында бу матбугатны кириллицада бастырсалар, галимнәр өчен бик күп файда булыр иде. Гади кеше, бәлкем, укымас та иде, әмма милләткә бу әйберне кайтарсалар — искиткеч нәрсә. Бу энциклопедик әйберләр кебек.

«Җәмгыять вакланды, фикер үсеше туктап калды кебек»

— Элекке матбугатны укыганда нинди нәтиҗәләр ясадың?

— Бу матбугатны укуы кызык. Татарлар дөньяга киңрәк караган кебек. Укучылар үз төбәге белән генә түгел, бик күп илләр белән кызыксынган. Күпчелек рус телен белмәгәнгәме, дөнья хәбәрләре аларга бик кызык булган. Менә без русча белгәч, дөнья хәбәрләрен русча гына укыйбыз, шуңа күрә татар матбугатында дөнья яңалыклары чыкса, кызыксынмыйбыз да.

Җәмгыять вакланды, карашлар, милләт вакланды, фикер үсеше туктап калды кебек. Без җирле халыкка әйләндек. Ул вакытта татарның Казан губернасы булса да, чынлыкта чикләре булмаган кебек. Татар кая да булса барып кибет ачкан. Себергә тимер юл буйлап бөтен буфетлар, мәсәлән, татарда булган. Омскида җиләк-җимеш белән татарлар сату иткән. Риф Маннановны «Фруктовый король Омска» дип йөрткәннәр. Татарлар төрле якка сибелгәннәр дә, телне югалтмыйча, яңа урында мәчет, мәдрәсә, булдыра алганнары мәктәп ачкан, туганнарын чакырткан. Шул җирдә җәмгыять төзеп, милли тормыш белән яши башлаганнар. Асыл ватаннары — Казан, Самара губерналары белән җепләрен югалтмаганнар. Татар матбугатын яздырып алганнар.

Башта бит татар матбугатына рөхсәт булмаган. Бакчасарайда «Тәрҗеман», Кавказда сатирик журнал чыккан — шуларны яздырып укыганнар. Әлбәттә, хәллеләр турында сүз бара, бөтен кеше яздыра алмагандыр. Әмма укый-яза белгән хәлле кеше кызыксына башласа, башкалар да шуңа тартыла. Кайда гына яшәсә дә, милли интеллигенция уртак бер мәгълүмат кырын хасил иткән. Казанда басылган әйберләр ерак җирләрдә дә укылган, укыган кешеләр башкаларга сөйләгән. Татар милләте ул вакытта киңрәк фикерләгән.

Хәзер татар, бер урынга ябышып, шул урын белән генә кызыксына.

— Чит илләр турында хәзерге матбугат язамы?

— «Германиядән Минзәлә районына таналар алып кайттылар» дигән бер мәкаләне күрдем… Язманы, бәлки, авыл хуҗалыгы белән кызыксынучы кеше укыр, әмма башкалар — юк. «Бәйрәм узды, Сабантуй-фәлән, җыр-бию… » дип язу белән чикләнәбез. Без чыннан да вакландык кебек.

Татар матбугатын без сакларга тиеш. Матбугат ул — мәктәп, мәчет, мәдрәсә кебек системалы әйбер. Аны бер югалтсак, яңадан торгыза алмабыз.

Кызык әйберләр әле дә языла, әмма Татарстан белән чикләнә. Казан матбугатының чит илләр белән кызыксынуы «Татарлар бәйрәм уздырды» дигән язмалардан артмый.

— Синеңчә, моның сәбәпләре нидә?

— Минемчә, татар милләте вакланды. Былтыр Татарстан Республикасының 100 еллыгын уздырдык. Бәлки, республиканы төзеп, чикләрне билгеләп, җирле әйберләр белән генә кызыксына башлаганбыздыр.

«Эрдоган тирәсендә татарны хыялда да күреп булмас»

— Элек безнең Төркиягә барырлык сәясәтчеләр дә булган, дигән идең…

 — Габдерәшит Ибраһимов, Йосыф Акчура, Садри Максуди — барысы да Төркиягә барып, баш сәясәтчеләр белән очрашкан. Акчура Төркия милләтчелегенең нигезе булган «Өч төрле сәясәт» дигән китап язган. Максуди Ататөрекнең киңәшчесе, депутат булган. Ул башта Россия Думасында депутат булган, аннары, Төркиягә мөһаҗирлеккә киткәч, анда депутат. Дөньяда тагын кайда бар ике илдә депутат булган кеше? Татарда Садри Максуди булган.

Хәзер Төркиягә йогынты ясарлык кешеләр юк бездә. Эрдоган тирәсендә татарны хыялда да күреп булмас, минемчә. Чөнки тоткан урыныбыз бик югары түгел.

«Татар зыялылары халыкның рәсми булмаган стратегиясен язарга тиеш»

— Ә ничек күтәрелергә?

— Күтәрелә алабыз. Гади инженер буларак, минем үземә генә бу сорауга җавап бирү авыррак. Татар интеллектуалларына, җыелышып, рәсми булмаган стратегия язарга кирәк. Рәсми стратегия — ул хезмәт, әмма кулланырлык түгел, чөнки кануннар белән чикләнгән. Бәйсезлек турында хәзер сүз алып барып булмый.

Анда телне үстерү түгел, беренче чиратта, саклап калу күп урынны алып тора. Әмма саклау — үсеш дигән сүз түгел бит. «Без сакланыйк әле, чыршы астында тыныч кына утырыйк, безне бүре ашамасын» — саклану менә нәрсә дигән сүз ул. Телне саклау — ул барыбер бетү дигән сүз, чөнки үсеш юк. Элек татарлар «Без сакланыйк әле» дип утырсалар, Йосыф Акчура да, Садри Максуди да, башкалар да беркая да барып, бернәрсәгә дә ирешмәсләр иде. Татар дәүләтчелеген дә торгыза алмас иде. Саклану — ул барлык ишекләрне ябып, дөньядан качып, бер урында гына утыру. Архивта документлар саклана, музейда пыяла астында әйберләр саклана, әмма алар тузан белән каплана да үлә, ә үсү юк.

Стратегия рәсми булмасын, әмма һәр татар аны, телдән-телгә йөртеп, таратырга тиеш. Бәлки, күрше халыкларны исламга тарту, динне тарату… Күрше мари белән чувашка, бәлки, татар теле кирәкмәстер дә, әмма алар тагын да мескенрәк хәлдә, шул ук саклану халәтендә. Яки финанс яктан үсеп, илне үз кулыбызга алу — шулай ук кызык идея. Рәсми булмаган Халык стратегиясен булдырып, акрынлап үсәргә мөмкин, Аллаһ боерса.

— Матбугатны ничек итеп үстерергә мөмкин?

— Кәгазь матбугат акрынлап үлеп бара, электрон матбугатка талантларны эзләргә кирәктер. Журналист профессиясе сакланып каламы икән? Хәзер Фейсбукка кереп фикерен язган һәр кеше журналист була ала. 30–50 кеше укыса, аларга үз фикереңне таратасың. Социаль челтәрләрдә дә халыкны уятырлык фикер әйтергә мөмкин.

— Әмма шул ук Фейсбукта да халыкны уятырдай фикер язучылар бик сирәк бит. Яза башлаучылар да рус теленә күчеп китәләр…

— Мин үзем дә шәһәрдә үскән, русча яхшырак беләм, татарча язганда хаталар җибәрәм. Әмма Фейсбукта татарча язарга тырышам. Үз телеңдә татарча язмасаң, бу — чыннан да бетү дигән сүз. Хуҗа мәчесе белән татарча сөйләшмәсә, аннан Инстаграмда, Фейсбукта, я тагын башка урында татарча язмаса, татар теле безгә ни өчен кирәк?

Кайчакта хатыным белән русча сөйләшәм, танышларым белән дә, я эш урынында… Әмма Фейсбук — ул көндәлек сыман, анда инде татарча язу кирәк. Татарча язучылар аз булуы бүгенге вазгыятьне күрсәтә.

«Башкорт милли идеологиясе „Без татар түгел! “ дигән сүзгә генә корылган»

— Җанисәп якынлаша. Авырткан урыныбыз — Башкорстандагы татарларның хәле. Җанисәп нәтиҗәләре нинди булыр дип уйлыйсың? Ни өчен социаль челтәрләрдә агрессия күрәбез?

— Социаль челтәрләрдә эмоцияләр матбугаттагыга караганда кайнаррак. Анда кешеләр хисләрен курыкмыйча язалар.

Минемчә, халык санын алганда татарлар бик нык артмас. Элек башкорт дип язылган татарлар татар дип язылыр. Чөнки Шакиров, Рәхимов заманнары түгел, барыбер Башкортстанда күпмедер иркенлек бар. Рәсми пропаганда, әлбәттә, бара, төньяк-көнбатыш башкортлар, татар телле башкортлар дип, ырулар буенча бүленеш күзәтелә.

Әмма, моңа киткәч, акчалар әрәмгә китәчәк.

Элекке матбугаттагы татар-башкорт мөнәсәбәтләренә карасак, башкортлар шул ук татар матбугатын укыган, шунда ук үз хатларын бастырганнар. Әмма аерым милләтләр дигән әйбер юк.

Башкорт милли идеологиясе 30нчы елларда гына башлана. 20нче елларда Башкортстан Республикасын төзеп биргәч, бөтен документ, матбугат — барысы да татар телендә алып барыла иде. 1927 еллардан акрынлап башкорт теленә күчә башлый.

Башкортстанда идеология «Без татар түгел! » дигән сүзгә корылган. Милләт өчен бу түшәм кебек, алга таба бернинди үсеш юк, бу инкяр итү стратегиясе фикерне үстерми. Татарлардан аерылу уңышка китермәячәк. Минемчә, Башкортсанда татарлар саны акрынлап үсәчәк. Кайбер башкорт җырчылары да, Казанга килеп, татарча җырлый башлады. Элвин Грей, мәсәлән. Татарча җырласаң, концертлар, димәк, керем дә күбрәк. Димәк, татарча җырлау, татар телендә иҗат итү отышлырак.

Башкортлар үсәргә тели икән, аларга безгә якынаерга кирәк. Россиядә Башкортстан да, Татарстан да аерым әллә ни күп эшли алмый.

— Якынаю эреп югалуга китермиме башкортларга?

— Мин башкорт түгел бит, шуңа күрә, татар яклымын да, башкортларга акыл өйрәтә алмыйм кебек. Минемчә, аерым-аерым яшәсәк, киләчәктә башта — беребез, аннан икенчебез бетәчәк. Бер-беребезнең бетүен карап утырганчы, берләшсәк?! Бәлки, телебездә ниндидер авазлар бетәчәк, үзгәрешләр булачак. Берләшкәндә нидер югала, нидер табыла. Әмма асылда барыбер үзебез булып калачакбыз — телләр якын бит. Балаларым, оныкларым татарча сөйләшеп, кайбер авазлар гына үзгә яңгыраса, мин шуңа риза булыр идем. Монда бернинди кайгы-хәсрәт юк. 200 ел элек галимнәр язган хезмәтләрне укысак, без бит телнең үзгәрүен күрәбез. Хәзер татар телен, башкорт телен кануннар белән чикләү — бу ясалма әйбер.

Минемчә, башкортларга үсү һәм сакланып калу өчен татарларга якынаерга кирәк — башка юл юк. Резервациядәге кебек музей пыяласы артында саклану үсеш бирми. Бу башкортларга гына түгел, безгә дә кагыла. Минемчә, безгә дә башка төрки халыклар белән якынаерга кирәк. Безгә килгән үзбәкләрне, мәсәлән, чит итеп карарга кирәкми — бәлки, киләчәктә, алар да татарлар булыр?! Безнең телләр бик якын. Фонетик яктан аерымлыклар булса да, телебез бер. Шул ук кырым татарларына да мәдәниятебезне якынайтырга кирәк. Башкортлар татарча җырлаган кебек, татар җырчылары да телне өйрәнсә, шул ук Төркиягә барып, концерт куярга, танылырга да мөмкин булыр иде. Үсү юлларын эзләргә кирәк.

«Себер татарлары үзләрен аерым милләт дип санаса, бу бетүгә юл»

Себер татарлары да үзләрен аерым милләт дип саный икән, бу да — бетүгә юл. Чөнки бүлгәләнә башласак, себер татарлары да бохаралыклар, төмәнлекләр һ.б.ларга бүленә, алар Төмән өлкәсендә, Омскида, Новосибирск, Томск, төрле төбәкләрдә таралып яши. Бүген аларның берләшү мөмкинлеге юк. Бүген ул үзе өчен дәрәҗәле «себер татары» исемен ала икән, иртәгә, милләте беткәч, ул беркемгә дә кирәк булмаячак. Тактик яктан, бәлки, бу — бүген кемгәдер җиңү, әмма милләт өчен — упкынга төшү, җиңелү. Башкортта да шул ук хәл.

Борынгы матбугатны уку шунысы белән дә кызык — 100 ел эчендәге үзгәрешләрне күреп була. Тагын 100 елдан ни буласын күрергә тырыша алсак, бәлки, милләт үсешенә ниндидер юл таба алырбыз. Бүгенге урыныбызны — үсештәме, упкын алдындамы, артабызмы, кимибезме икәнен күрер өчен, вакыт чикләрен киңәйтеп, артка да, алга да карау кирәк.

— Элеккеге матбугатта себер татарлары ниндидер урын алып торамы?

— Элек шул ук себер татарлары да — барлык татарлар да бер үк матбугатны укыган. Хатыным — себер татары, шәҗәрәләр белән кызыксына башлагач, элекке матбугатта себер татарлары турында язмаларны карый башладым. Анда гомумән себер татарлары аерым милләт дигән фикер юк. Бөтен фикерләр — үсеш, бердәмлек, тәрәккыят, исламият, «Мөселманнар, берләшик», «Туганнар, мәктәп/мәдрәсә ачыйк» һәм башка шундыйлар.

Каяндыр бер фикер укыдым: «Совет заманында Казан Төмән мәктәпләрендә әдәби телен көчләп укыта башлады». Инкыйлабка кадәр укый-яза белгән кеше барысы да әдәби татар телендә укыган. Әби патша Оренбургта Диния нәзарәте оештырып, аннары ул Уфага күчкәч, шунда указ алган барлык муллалар — бөтенесе әдәби телдә язган.

Минем әтиләр Ульяновск өлкәсеннән, ул элек Самара губернасына кергән. Самара губернасында һәм Тобол губернасында метрикалар бер үк телдә язылган. Мәдрәсәләрдә бер үк китаплардан укыганнар. Укый-яза белгән татары, башкорты, себер татары, мишәре — бөтенесе бер үк телдә язган.

Мин социаль челтәрләрдә бер мулланың хатын бастырган идем. Комментарийда миңа бер хатын-кыз «бу — минем бабам» дип яза. Үзе тарих фәннәре кандидаты — исемен әйтмим. Себер татарларының аерым милләт булуын яклаучы «ярый» тарафдар. Җавап яздым, мәйтәм, бабагыз бит гомумән башка әйбер турында уйлаган, аның фикере берләшү ягында булган, ә сез икенче якка барасыз, дидем. «Время такое», — ди. Ягъни, элек себер татарлары берләшү ягында булган. 80 — 90 нчы елларда татар мәктәпләре ябылгач, яңа буын татар телен укымагач, бетү ягы шунда башланды аларның.

Мишәрне тележурналист алдына бастырасың — ул әдәби телдә сөйләшә, авылга кайта икән — мишәрчә сиптерә. Себер татарларында да шулай ук булган: әдәби телне белгәннәр, авылларда үз телләрендә сөйләшкәннәр. Һәм бу ике тел арасында каршылык булмаган, бер-берсен баетканнар гына. Әдәби телне мәктәптә укытканга, ул нигез булган, ә аны какшатасың икән, җирле тел дә җимереләчәк.

«Хәзерге себер татарлары телендә» дип язылган әйберләрне укыганда шул күренә: тупас рәвештә «б» хәрефе «п»га алыштырылган, «ч» — «с»га алыштырылган да, чынлыкта, Казан әдәби телендә язалар, әдәби телне белгән кеше аны аңлый. Бу — ясалма әйбер.

Аерылырга телиләр икән — үз милләтләренә балта чабалар дигән сүз.

«Татарстан» термины революциягә кадәр үк матбугатта кулланылган»

— Иске матбугатта халыкның милләте ничек билгеләнә, кешеләр үзләрен ничек күрсәтәләр, «татар» дигән сүз кулланыламы?

— «Татар» сүзе кулланыла, әлбәттә. Әмма күпчелек очракта «мөселман» дип атау киң таралган. Ул вакытта «татар» белән «мөселман» сүзен еш бутаганнар. Хәтта минем әбием дә, «улым, үскәч, мөселманга өйлән» дигәндә, татар кызына өйләнүне күздә тота иде.

— Башкортстан тарафыннан, «башкорт» атамасы борынгы заманнардан ук булган, ә «татар» атамасы ул вакытта әле булмаган да, дигәнне еш ишетергә туры килә.

— Ул борынгы башкортларның хәзерге башкортларга катнашы бармы икәнлеген белеп бетермим. Минемчә, бик шикле әйбер ул. Башкортлар — кабиләләрдән җыелган милләт. Әмма әдәби телләре узган гасырның 30нчы елларында гына барлыкка килгән. Аларның фикер үсеше кабилә белән бәйле. Башкортларны 100 ел элек берләштергән милли идея бары тик җирләрне кайтару гына булган. Идеология дә түгел, бары тик экономик таләпләр. Шул ук Зәки Вәлиди, җир кайтару өчен, үз гаскәренә татарын да, башкасын да җыйган.

— Ә бу борынгы матбугатта «башкорт» сүзе кулланыламы?

— Бар, әмма «мишәр» сүзе кебегрәк кулланыла. Ул вакытта хәтта «Мишәрстан» дип тә язганнар. Әле Татарстан Республикасы төзелмәсә дә, 1913 елда ук бер номерда, «Татарстан белән Казахстан мөнәсәбәтләре инде 100 еллар бара» дигән җөмлә укыдым. Татар, башкорт, мишәр ниндидер милләт буларак түгел, татарның бер өлеше буларак кабул ителә. «Башкорт» сүзе татардан аерым ниндидер милләт, дигән мәгънәдә түгел. Бүген мишәрләр «чып-чын татар» булган кебек.

Мин үзем яртылаш мишәр. Әнием Теләче районыннан, әти ягыннан әби белән бабай — Ульяновск өлкәсеннән Казанга күчеп килгән мишәрләр. Хатыным — себер татары, улым кем була? Татар инде, башкача була алмый.

«Туксанынчы еллар матбугаты кыюрак иде».

— Азат, 1990 — 2000 елларда син милли хәрәкәттә актив катнаша идең. Ул вакыттагы милли хәрәкәткә һәм шушы матбугатка күзәтү кызык булыр иде.

— 90 нчы елларда, студент буларак, «Азатлык» яшьләре белән йөреп, татарлыгымны аңлап, матбугат укый башладым. Бу минем өчен ачыш иде, чөнки элек без татар матбугатын укымый идек. «Пионерская правда»ны яздыра идем, «Азат хатын» килә. Татар матбугаты белән кызыксыну 90 нчы елларда «Шәһри Казан»нан башланды. Татар телен өйрәнү өчен киосклардан төрле газеталар сатып ала башладым, иң ошаганы «Шәһри Казан» иде, шуңа язылдым. Укыганда бик күп татар сүзләрен аңламый идем, маркер белән сызып, әкренләп, телне өйрәндем. Ул вакытта татар матбугаты бүгенге матбугатка караганда кызыграк булгандыр, әмма бу — субъектив караш, чөнки миңа яңа дөнья ачылган кебек булды. Беренче тапкыр төсле телевизор кабызган кебек, дөнья төрле төсләрдә ачылды. Тукай «бишенче елда уяндым» дигән кебек, мин уяндым 90 нчы елларда.

Соңгы вакытта татар матбугатын да сирәгрәк укый башладым. Кайчакта «Татар-информ», «Азатлык» хәбәрләрен укыйм, газета укырга вакыт калмый.

Шулай да 90 нчы елларда милли хәрәкәт тә, матбугат та кызыграк булган кебек тоела миңа.

Әмма шартлаудан соң тавыш кына калган кебек, ул чакларның кайтавазы гына калды. Бәлки, шартлау өчен сәбәп кирәктер. Ниндидер бер дулкын кирәктер.

Матбугат кызыграк иде, ә телевидение иске традицияләр буенча барды. Техник яктан үссә дә, телевидение эчтәлек ягыннан бик үсмәде. Иң кызык тапшыру «Җомга көн кич белән» иде дип истә калган. «Адымнар»да яшьләр курыкмыйча эшли иде.

«Татмедиа»да талантлы журналистлар, кызыклы фикерләр бар.

Шәхси матбугат та үсештә. Мәсәлән, «Ирек мәйданы»н мактыйсым килә. Фикер үсеше өчен төрлелек бик кирәк.

Кадимчеләр белән җәдидчеләрне табарга кирәк: бәрелештә яңа фикерләр тусын.

«Телне саклау дигән сүз — ул барыбер бетү дигән сүз, үсеш кирәк»

— Шундый гайбарә бар: оныклары татарча белгән кешене генә татар дип атап була, диләр. Шәһәрдә балаларны татарчага өйрәтеп үстереп буламы?

— Кыен. Улымны татар балалар бакчасына махсус бирсәк тә, беренче көнне үк «папа», «мама» дип кайтты. Гаиләдә телне күпмедер саклап була, әмма үсү өчен балалар бакчасы кирәк.

Беренчедән, бакчага татарларны гына түгел, прописка буенча бөтенесен дә кабул итәләр. Икенчедән, син балаңа тел өйрәтәм дип тырышсаң да, кемдер бит тырышмый, аның татар баласы да бакчага урыс телле булып килә. Урамда да балалар үзара урысча аралаша. Татар гимназиясенә бирдек, ә алар тәнәфестә русча аралаша. Укыту татарча бара, ә сөйләшү — юк.

Тел ягыннан бик аска тәгәрәгәнбез. 10 — 15 елдан тагын да аянычрак хәлләр булуы мөмкин. Безгә фин татарларын еш мисалга китерәләр, фин татарлары телне саклап калганнар, диләр. Алар бит анда аз, алар өчен бу — уникаль әйбер. Ә Татарстанда гомуми вазгыять телне үстерүгә мөмкинлек бирми.

Балам урысча дәшә икән, мин аның сораган әйберен татарча сораса гына алып бирәм. Әмма өйдә генә телне саклау авыр.

— Әле генә саклау ул — бетү, дидең…

— Әлбәттә. Әгәр балада кызыксынуны уята алсам, ул аны үсешкә китерәчәк. Телне мәҗбүри өйрәтә алмыйбыз, тормыш өчен рус теле җиткән кебек тоела аларга. Оешма-учреждениеләргә барса, анда күпчелек рус телендә бит. Районнарда татар телле оешмалар күбрәктер, авыл җирлекләрендә татарча сөйләшәләрдер, әмма кәгазьләрне барыбер русча тутыралар анда да. Тормыш итәргә татар теле кирәкми дә кебек.

Мәҗбүр итә алмыйбыз икән, димәк, кызыксыну уятырга кирәк.

Бәлки, татар телен белсәң, Төркиядә аралаша аласың, сине анда туганнары кебек кабул итәләр, дип аңлатырга буладыр. «Татар» дисәң, алар безне төрек дип кабул итә, чөнки без — төрки халык. Татар теле — үсеш өчен безгә бер инструмент ул. Төрки дөньяда үзебезне таныта, Эрдоган янына яңа киңәшчеләр җибәрә, дөньяга яңа кешеләр үстерә алырбыз, бәлки.

Бар объект, бар субъект. Без субъект булмыйча, объект булыйк әле: ягъни, үзебез инструмент, корал булыйк. Сакланып калу өчен бары тик үсәргә кирәк. Ничек үсәргә кирәк — анысының җавабын белмим, мин — гади кеше. Әмма безгә үсү кирәк.

— Татар халкының киләчәген ничек күрәсең?

— Бераз пессимистик хәлдә. Сан ягыннан без аска тәгәрәрбез, әмма сыйфат ягыннан ниндидер өмет бар.

Татарга беркайчан да җиңел булмаган. Үз дәүләтчелегебезне югалткач та, төрле шартларда да татар милләте үсештә булган. Теплица халәте булмаса да, татар барыбер үсештән туктамаган. Әби-бабаларыбыз безгә моны тапшырган, хәзер безнең бурычыбыз — яңа үсеш юлларын эзләү. Бер урында таптанып түгел. Бәлки, җиде миллион булмабыз. Башкортлар белән берләшсәк, бәлки, яңадан җиде миллион булырбыз. Үзбәкләр, башка төрки халыкларга үз телебезне тарата алсак, бәлки, 20 миллион да булырбыз, төрекләргә җиткерсәк, 80 миллион булырбыз. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100