Азат Нурмөхәммәтов: «Элмә такталарны тәрҗемә итүгә матбугат чаралары алынсын иде»
Татарстанда татар һәм рус телләре тигез хокуклы. Һәр милләтпәрвәр кеше үз вазифасына караган өлкәдә татар һәр рус телләренең тигезлеген тәэмин итүгә игътибар бирә. Лаеш район советы аппараты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов кулланылышка тапшырыласы боз сараенда икетеллелекне тәэмин иткәндә нинди кыенлыкка тарыган?
Лаеш шәһәрендә боз сараен кулланылышка тапшырырга әзерләгәндә, бер проблемага тап булдык: корылманы тапшыручы оешма боз сараендагы бүлмәләргә урнаштырылачак элмә такталарны ике телдә — татар һәм рус телләрендә тапшырды, әмма татарчага тәрҗемәләрнең кайберәүләре белән без килешмәдек.
Мәсәлән, «умывальная» бүлмәсенең татарча элмә тактасын «юынтык» дип ясаганнар, «заточка ножа снегоуборочных машин» дигән элмә такта «заточка пычак белән/ машина янында» дип тәрҗемә ителгән иде. «Заготовочная», «раздевалка» сүзләренең тәрҗемәсе белән дә риза булмадык.
Үзебез татар мәктәбендә укып, татар мохитендә үскән кешеләр булсак та, бу сүзләрнең дөрес тәрҗемәсен әйтә алмыйбыз. Аларны китапларда, сүзлекләрдә табу да бик авыр. Әдәби сүзлекләрдә аерым сүзләр генә бар, аларны кушып кулланганда, туры тәрҗемә — калька килеп чыга.
Матбугатта әледән-әле тәрҗемә мәсьәләләре калкый: бу оешма дөрес тәрҗемә итмәгән, теге оешма татарча элмә тактаны бөтенләй куймаган… Ләкин ничек тәрҗемә итәргә соң? Бу проблема белән үзем очрашкач, аны башка яктан күрдем.
Төрле тармаклар өчен элмә такталарны ике телдә дөрес язып, профессионалларча тәрҗемә итеп, киңәшләшеп, өлгеләр булдыру ихтыяҗы кискен тора икән. Бүгенге көндә бу сүзләрнең һәм сүзтезмәләрнең базасы булдырылмаган. Тиз арада базага кереп, кирәкле сүзне табып, аны куллану мөмкинлеге юк.
Әгәр бу эшкә татар телендә яза торган абруйлы газеталар, шул исәптән «Татар-информ» алынса, бу бик зур эш булыр иде. Хата тикшереп йөргәнче, берәр газета шушы эшне барлап чыга алса, бу татар телен үстерүгә, аны танытуга зуррак файда китерер иде. Бу матбугатның шундый да файда китерә алуын күрсәтер иде.
Әгәр бу эшкә татар телендә яза торган абруйлы газеталар, шул исәптән «Татар-информ» алынса, бу бик зур эш булыр иде. Хата тикшереп йөргәнче, берәр газета шушы эшне барлап чыга алса, бу татар телен үстерүгә, аны танытуга зуррак файда китерер иде.
Әлбәттә, тәрҗемә итүне сорап, ИЯЛИгә мөрәҗәгать итәргә була. Әмма ул запрос биргәннән соң күпмедер вакыттан соң тәрҗемә итеп бирә, ә безгә хәзер кирәк. Тәрҗемә ителгән сүзләр кул астында гына булырга тиеш.