news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Азат Мидаровны Димитровград татарлары автономиясе рәисе итеп сайладылар

news_top

Димитровград шәһәре татар милли-мәдәни автономиясенең чираттан тыш конференциясендә яңа рәис сайладылар. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итте.

Җыелышта катнашучылар Марат Вәлиевны автономия рәисе вазыйфаларыннан азат иттеләр. Шәһәр татар автономиясенең яңа рәисе итеп бертавыштан Азат Мидаров сайланды. Ул берүк вакытта Мәләкәс районы татар автономиясе рәисе вазыйфаларын да башкарачак. Азат Рәшит улы Мәләкәс районы башлыгы, районның депутатлар Советы рәисе булып эшли, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар