Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Кәримовның яңа җыры чыкты: «Ашкыну»

news_top_970_100
Азат Кәримовның яңа җыры чыкты: «Ашкыну»
Фото: Азат Кәримовның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Азат Кәримовның күптән көтелгән җыры чыкты. Ул «Ашкыну» дип атала.

«Вәгъдә иткәнне 3 ел көтәләр, диләр, әлеге көй үз шигырен 3 ел көтте. Бер ел фасылында да кипми, бетми, туктамый торган бердәнбер табигать күренеше – болыт белән кешелек тарихын, язмышын чагыштырасы килә иде. Милләтебез шигърияткә бай, бик көчле, мәгънәле. Үземә рухи якын булган берничә көчле шәхескә көйне тәкъдим иттем, күп кенә шигырьләр язылды, аларның мәгънәсе күңелдә хисләр тудырды, яңа көйләр туды. Юкка гына Илһам Шакиров Факил Сафинның иҗатын бөек Тукай иҗатына охшатмаган күрәсең. Көйне тәңгәл тоеп, шигырьне көчле мәгънәле, шул ук вакытта халыкчан гади итеп язганы өчен, Факил Сафинга зур рәхмәт. Иҗатым сезгә рухи көч бирер, файдалы булыр, дигән теләктә калам!» – дип язган артист.

«Искиткеч матур жыр булган, нәкъ Сезнең моң, Сезнең җыр булган бу. Матур иҗат җимешләрегез белән безне сөендереп торыгыз. Иҗат чишмәләрегез саекмасын, парлы гомер юлыгыз озын һәм һәрвакыт шулай җырлы-моңлы булсын», – дигән матур теләкләр язган җырчының тамашачысы.

«Агыла болыт, агыла,

Дөнья куа бәндәсен,

Вакыт юк бит, дип әй ашкына,

Узып чаба шәүләсен.

Куш:

Агыла болыт, агыла,

Кая гына ашкына.

Нәрсә белән килеп җитәрбез

Гомернең азагына...»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100