news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Азат Кәримов “Мосафир” җырын башкара

Азат Кәримов “Мосафир” җырын башкара.

news_top
Азат Кәримов “Мосафир” җырын башкара

 "Мосафир"
Роберт Әхмәтҗанов сүзләре, Айдар Фәйзрахманов көе.


Илеңнән киткәндә карадың каерылып
Ярларга, судагы камышка.
Җилләргә бирелгән җилкәндәй аерылып
Киттең син баш иеп язмышка.

Күкрәгең тотарсың,
Сагынып еларсың -
Илеңне табарсың сул якта,
Ватанның хәлләрен җилләрдән сорарсың,
Кем булыр,
Кем булмас ул чакта.

Илеңнән киткәндә карадың бер якка -
Судагы ямь-яшел кыякка.
Кояшка табынып китсәң дә көньякка,
Карарсың илеңә,
Бу якка!

Күкрәгең тотарсың,
Сагынып еларсың -
Илеңне табарсың сул якта,
Ватанның хәлләрен җилләрдән сорарсың,
Кем булыр,
Кем булмас ул чакта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар