Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Автор-башкаручы Азат Гыймадиев: «Төшләр минем тормышымда зур роль уйный»

24 февраль көнне Казанның «Мәскәү» мәдәният үзәгендә Азат Гыймадиевның акустик концерты булды.

news_top_970_100
Автор-башкаручы Азат Гыймадиев: «Төшләр минем тормышымда зур роль уйный»

Яшь композиторның акустик концерты үзенә күрә ниндидер сихри җылылык белән башланып китте. Концерт дәвамында Азат Гыймадиев гел елмаеп торды, йөзеннән нур балкыды, шул якты энергетикасын ул тамашачыга бүләк итә алды. Аның мимикасы, ояланчанлыгы, җылы карашы, бар күңелен биреп рояльдә уйнавы һәр тамашачы күңеленә үтеп кергәндер.

Кичәне композитор ике телдә — рус һәм татар телләрендә алып барды. Бу аның җырларын рус аудиториясе дә яратып тыңлавы турында әйтә.

«Мин төшләргә зур әһәмият бирәм, алар тормышымда мөһим роль уйный»

Композитор концертны үзе язган композициясе белән ачып җибәрде. Бу көйне ишетү белән бөтен тәнең җиңеләеп кала, баштагы бар начар уйлар читкә этәрелә, медитация дулкыны үз эченә бөтереп ала.

Барыгызга да хәерле кичләр, мин сезне күрүгә бик шат! Хәзерге вакытта дөньяда коточкыч һәм куркыныч хәлләр бара. Әмма шуңа да карамастан, без бу кичтә яхшы һәм матур уйларга гына чумарга тырышырбыз.

Ни өчен мин бу кичәне нәкъ менә шушы композициядән башладым? Ике ай элек төш күргән идем. Анда үземнең сольный концертымны нәкъ шушы композициядән башладым. Ә мин төшләргә зур әһәмият бирәм, алар, гомумән, минем тормышымда мөһим роль уйный. Бүген дә төшләр турында күп сөйләячәкмен. Минем исемем Азат, һәм нигездә үз авторлык җырларымны, үзем язган җырларымны башкарачакмын. Шулай ук инструменталь композицияләргә дә кушылып җырлаячакмын. Кич буена мине скрипкада Ангелина Шарнина, ә гитарада Наил Сабиров озата барачак. Мин бүген үземнең элегрәк язылган җырларымны да, яңаларын да башкарачакмын. Барысы да булачак. Шулай итеп без башлыйбыз, — дип сәлам бирде Азат Гыймадиев.

«Синең кебекләр җирдә күп, ләкин миңа кирәк тик син генә»

Алга таба яшь композитор «Гүзәллек» дип аталган җырын башкарды.

Ал таңнар яңа көн китерә,

Кояш гел җылысын тарата.

Гүзәллек төшләреңә керә,

Димәк, дөнья сине ярата.

Бу җырны тыңлагач, тамашачы, чынлап та, дөньяның матурлыгын, тормышта һәр мизгелнең кадерен белергә кирәклеген төшенгәндер.

«Миңа бер төш керде. Анда минем җырны ниндидер Россия сериалында трек сыйфатында кулландылар. Йокымнан уянгач, бу җырда нәрсәдер барлыгын аңладым һәм шунда ук язып куйдым. Ул җырның исеме „Син генә“», — диде ул.

Мин ышанам, кешеләрнең бер-берсенә бәйле булганына,

Галәмнәрнең җисемнәре мәхәббәтләр белән тулганына.

Тоям сине йөрәгемдә,

Сизәм һәр көн күңелемдә.

Синең белән булган чакта, мин дөньяның иң соңгы күгендә.

Синең өчен кояш балкый, синең өчен язын яфрак яра,

Яхшы гамәл кабатлана, начарлыклар бары утта яна.

Җәйге якты көннәребез төшләремә минем керә.

Синең кебекләр җирдә күп, ләкин миңа кирәк тик син генә…

Азат Гыймадиевның бу композициясе «Әгәр без кавыша алган булсак» дип атала. Аңа хәтта сүзләр артык. Көй шундый аһәңле, матур һәм моңсу. Үзең үк күз алдыңа китерәсең: ничек рәхәт, нинди гүзәл хисләр били, тик «әгәр» теркәгече шушы хисләрне татый алмаячагыңа ишарәли…

Алдагы җырны композитор Россия эстрада җырчысы, «Голос» конкурсы финалисты Эльмира Калимуллина белән башкарды.

«Күбебезнең тормыш юлында тирән эз калдырган кешеләр очрый. Без аларны бик еш искә алабыз һәм төшләрдә күрәбез, алар һәрвакыт безнең йөрәкләрдә яши. Без аларны беркайчан да онытмаячакбыз. Хәзер башкарыласы җырның исеме — „Онытмам“. Ә ул җырны без Эльмира Калимуллина белән бергә башкарабыз», — дип сөйләде ул.

Эльмира Калимуллина да беренче ишетүдә үк бу җырга гашыйк булуы хакында әйтте.

Мин сине чын күңелдән котлыйм. Бу җыр өчен сиңа бик зур рәхмәт әйтәм. Ул бик күпләргә ошады, минем өчен бу җыр бик әһәмиятле, мин аны шунда ук ошаттым. Сез дә бу җыр тылсымына чумарсыз дип өметләнәм, — дип сөйләде Эльмира Калимуллина.

Җылы сүзләрең ишетмәм,

Кочагыңны тоймам.

Соңгы сүзем сиңа әйтәм:

Мин беркайчан да сине онытмам.

Дуслар, шушы салкын кышларда күбегезнең җәйге якты көннәргә әйләнеп кайтасыгыз киләдер. Җәй, кояш яктырта. Кызганыч, мин сезне анда илтә алмыйм, шулай да без уйда анда була алабыз. Җыр «Җәйге болыннарны таң җылыткан чакта» дип атала, — диде ул.

Җәйге болыннарны таң җылыткан чакта

Булдың, хәтереңдәме, минем кочакта.

Нурлар сипте якты көннәрнең кояшы,

Мине әсир итте ягымлы карашың.

Син моңсу төннең карасында, шәфәкъ һәм таң арасында

Айны ялгыш ташлап җиргә төшкән сабый сыман.

Бел, бары синдә минем йөрәк. Тик син генә миңа кирәк.

Һәрчак янәшәңдә булу — минем теләк.

«Син минеке»

Алга таба Азат Гыймадиев үзенең дөньяга карашы белән бүлеште. Җыр «Син миңа кирәк түгел» дип аталды.

Концерт үз иҗатың белән генә түгел, ә үз фикерең, дөньяга карашың белән уртаклашу өчен дә менә дигән мөмкинлек. Мин хәзер бу мөмкинлектән файдаланам. Без еш кына теләмәгән нәрсәләрне үзебездә булдырабыз, ягъни без аннан котылырга теләсәк тә, аларны һәрвакыт үз тормышыбызга тартабыз. Без бөтен энергияне шул уй-фикерләргә бирәбез һәм шуңа күрә шундый вакыйгаларны җәлеп итәбез. Мәсәлән, без үзебезне тискәре кешеләр белән чолгап алырга теләмибез, нәкъ менә бу кешеләр безнең чолганышта булачак. Мондый нәрсәләр булмасын өчен, фикерне тискәре түгел, ә ниндидер яхшы, уңай якка юнәлдерергә кирәк. Элек әйтелгәннәрнең минем хәзер башкарылачак җырга бернинди катнашы юк, — дип аңлатты ул.

Азат Гыймадиевның чираттагы композициясе «Җилләр» дип атала иде.

Композитор үзенең җырларының исемнәрендә дә төш сүзе кулланылганын әйтте. Шуларның берсе — «Кермә төшләремә». Ул бу җырны Зәринә Вильданова белән бергә башкарды.

Хәерле кичләр, хөрмәтле кунаклар. Мин сине, Азат, бу зур бәйрәмең белән котлыйм. Азат — татар мирасының уникаль музыканты. Ул Джон Ли кебек заманча. Мин бары тик синең музыкаңның киңәюен генә телим, һәр татар кешесе синең музыкаңны ишетергә тиеш, — дип сөйләде Зәринә Вильданова.

Кермә төшләремә,

Бәреп хисләремә.

Син ирекле, күптән җибәрдем

Үткән көннәрне һәм уртак серләрне.

 Кермә төшләремә,

Бәреп хисләремә.

Бер минутка искә төшерсәң,

Сакла күңелдә: син йөрәк түрендә.

Алга таба Азат Гыймадиев мәхәббәт турында, сөйгән ярга багышланган күңелле, җылы «Син минеке» дип аталган җырын башкарды.

«Без бәхетле булу өчен туганбыз. Безнең һәркайсыбыз бәхеткә лаек, шулай ук һәркайсыбыз мәхәббәткә лаек. Мин сезнең яныгызда һәрвакыт сезгә карап, ихлас күңелдән: син минеке дип әйтерлек кеше булуын чын күңелдән телим», — дип сөйләде.

Без бер-беребез өчен бу дөньяга туганбыз,

Ике күгәрчен мәхәббәт хисенә кунганбыз.

Анда кочканбыз галәмнең кояшын һәм күген,

Иртәгәсен уйламыйча, яшик без тик бүген.

Син минеке, син минеке.

Бүлмә пәрдәсе ябылган, сәгать төнге ике

Һәм син минеке, син минеке.

Бозыйк тынлыкны, матурым,

Әйт бер сүз, я ике

Һәм син минеке.

«Бүләк ит миңа яз»

Яшь композиторның алдагы җыры Ләйсәннәргә багышланган иде.

«Киләсе башкарасы җырым („Ләйсән“) әле яңа язылган җыр, мин аны беркайда да җырламадым», — диде Азат Гыймадиев.

Алга таба ул «Убежище» дип аталган композициясен башкарды. Ул аның медитатив икәнлеген, аны башкарганда ниндидер транс халәтенә кергәнлеген дә әйтеп узды. Мөгаен, тамашачы да күңелендә тынычлык тапкандыр.

Әдилә Әхмәтова белән бергә башкарылган җыр «Бүләк ит миңа яз» дип аталды. Җыр шундый җылы, язның күңелләргә үтеп кергәнлеге сизелеп тора.

«Берничә көннән инде яз җитә. Бу җыр язның якынлашуын символлаштырсын. Күңелләрегездә һәрчак яз булсын, кояш яктырсын, кошлар сайрасын, яшел үләннәр үссен, дуслар», — диде ул.

Син бүләк ит миңа яз,

Көннәр булсын гел аяз.

Кышлар салкын булса да,

Син бүләк ит миңа наз.

Әдилә минем янга «Бүләк ит миңа яз» җырын яздырырга килгәндә, миннән «Азат, синең бишек җырың бармы», — дип сорады. Минем андый җыр барлыгы искә төште, мин бу җырны башкарганда, Әдиләнең күз яшьләре акты һәм мин аңа шушы җырны бүләк итәргә булдым, — дип сөйләде Азат Гыймадиев.

Бу җырны ишеткән чагында Әдилә Әхмәтова йөкле булган.

Бу җырны беренче тапкыр ишеткәндә, мин йөклелекнең 6 нчы аенда идем, гормоннар да уйнагандыр. Шушы җырың өчен сиңа бик зур рәхмәт, ул шундый тылсымлы, бу җыр һәрвакыт ана булуның гүзәл хисләре белән ассоциацияләнәчәк, — дип сөйләде Әдилә Әхмәтова.

Тыныч йокы, асыл кошым.

Ямь һәм гүзәллек керсен төшеңә.

Һәр карашың, һәр сулышың

Бик кадерле, һич тот исеңдә.

Бик кадерле, һич тот исеңдә.

«Күкләр, коткарыгыз мине»

Азат Гыймадиевның алдагы җыры «Саубуллашу» дип аталды. Дөрестән дә, бу җырны ишеткән кеше бәлки сөйгән яры белән аерылуын, бәлки кадерле кешесен соңгы юлга озатканын, ә бәлки бүтән мәңгегә күрмәячәк дустын искә алгандыр. Көй барышында, чыннан да, күз алдына шундый картиналар килеп баса.

«Киләсе башкарылачак җыр инструменталь. Мин аны 2018 нче елның көзендә, көчле депрессия вакытында язган идем. Шуңа күрә бу композициядән сагыш сизелеп тора», — дип аңлатты ул.

Яшь композиторның алдагы җыры да шушы вакытта язылган. Җырның исеме — «Көздәй алтын чәчләреңне тойган чакта».

Азат Гыймадиевның шулай ук беркайда да яңгырамаган яңа җырын тыңларга насыйп булды. Җыр «Бир миңа бер минут» дип атала.

«Күкләр, коткарыгыз мине» дип аталган инструменталь композициясе дә тирән уйларга чумдыра. Күкләргә карап, нидер әйтәсе килә.

Гөлнара Хасипова белән бергә башкарылган «Бул янымда» җыры да тамашачы күңелендә үз эзен калдырды.

Бар (ы)сын да ташлап, синең белән очар идем

Ерак-еракка, күкнең тәмен тояр идем.

Өелеп эшләр көтсә дә, барыбер миңа

Иң мөһиме, син генә һәрчак бул янымда.

«Мин сине шушы концертың белән котлыйм. Кешеләргә шундый көчле энергетика һәм мәхәббәт бүләк иткәнең өчен рәхмәт», — диде Гөлнара Хасипова.

Азат Гыймадиев 14 яшендә язган беренче җырын да («Әйдә бергә очарга») башкарды.

«Ни өчен беренче җыр шулай атала һәм ни өчен ул очу турында? Төшләр темасына әйләнеп кайтам. Нәкъ менә 14 яшьләрдә мин төш күрү практикасын өйрәнә башладым һәм шул вакытта мин төшемдә очарга өйрәндем. Ягъни мин төшемдә булса да оча беләм. Әлеге хисне сүзләр белән җиткереп тә булмый», — диде ул.

«Мин — ул син»

Азат Гыймадиев  кичәне «Оча белгәнбез» җыры белән тәмамлады.

Дуслар, безнең кичә ахырына җитте. Аңлы төшләр ул, әлбәттә, бик шәп, ләкин аңлы чынбарлык төштән дә шәбрәк. Аңлы чынбарлык — син монда һәм хәзерге мизгелдә булганда, син киләчәкнең һәм үткәннең юклыгын аңлаганда, ә хәзерге мизгел  — ул безнең бөтен барлыгыбыз, синең үзең һәм дөнья белән тулысынча бер дулкында аңлашып тату яшәвең. Мин ышанам, кайчан да булса һәркем әйтер: мин уяндым, без уяндык. Хәзер башкарасы җыр төнге йокыдан уяну турында түгел, ә тормышта уяну, без барыбыз да бер бөтен җан иясе икәнен аңлау турында. Шуңа күрә, әгәр без кемгәдер начарлык кылабыз икән, без ул начарлыкны үз-үзебезгә эшлибез һәм киресенчә яхшы гамәл кылабыз икән, без үзебезгә яхшылык эшлибез, чөнки мин — ул син, — дип сүзләрен тәмамлады ул.

Төн. Шәмнәр күптән сүнгән.

Ник моңсу кабат, иркәм?

Йолдыз шаһит, беркемгә дә әйтмәс сүзен.

Тыңла минем сиңа кечкенә бер серем.

Гөрләвекләр аккан, алсу таңнар аккан җирдә без

Оча белгәнбез, күз салыгыз.

Сары дәфтәр белән язган җырлар калыр,

Ә без китәрбез, озакка китәрбез барыбыз.

«Монда температура салкынрак булса да, минем уйлавымча, барыгызга да җылы, рәхәт булгандыр. Моның өчен Азатка рәхмәт әйтергә кирәк», — диде Ангелина Шарнина.

«Музыка — тормышымның бер өлеше»

Композитор фикеренчә, музыка — аның тормышының бер өлеше. Ул кечкенәдән үк музыка юлы белән китәсен аңлаган.

Мин үземне тулысынча музыка белән тиңлим. Музыка — минем өчен ниндидер хобби гына түгел, ә тормышымның бер өлеше. Шуңа күрә, башка юллар белән китү ихтималы бик аз иде. Музыкага мине язмыш үзе әлеге дөньяга тууым белән китерде. Минем әти-әнием музыкантлар иде һәм заманында аларның «Төнге Казан» дип аталган музыкаль төркемнәре бар иде. Минем өемдә һәрчак музыка булды, кечкенә вакытымда ук әтинең синтезаторына баскалап нәрсәдер уйный идем, — дип сөйләде Азат Гыймадиев.

Яшь автор-башкаручыга рус эстрадасыннан Мария Чайковская, ә татар эстрадасыннан Илназ Сафиуллин бик ошый.

«Мария Чайковская һәм Илназ Сафиуллиннарның җырлары күбесенчә акустик стильдә һәм романтик, мәхәббәт турында. Ә мин үзем дә нәкъ шушы стильдә иҗат итәм. Чит ил артистлары арасыннан Birdy, Mree кебек бик үк танылган булмаган артистлар ошый. Алар да нәкъ менә әлеге стильдә иҗат итә», — ди ул.

Шунысы кызыклы: яшь композитор бер дә планлаштырырга яратмый һәм киләчәккә нинди планнары барлыгын да әйтә дә алмый.

«Соңгы ике елда минем бөтен тормышым планнарсыз үтә, шулай ук иҗат мәсьәләсендә дә. Барлык концертларны, альбомнарны һәм яздырасы җырларны мин беркайчан да алдан планлаштырмыйм. Барысы да үз җае һәм үз вакыты белән бара. Бәлки алда берәр альбом, ә бәлки берәр артист белән бергә җыр яздырырмын», — дип сөйләде ул.

«Иң мөһиме — кешенең сәхнәгә чыгырга омтылышы булырга тиеш»

Азат Гыймадиев шулай ук үзенең беренче концертын да искә төшереп узды.

Беренче концертым минем үзем укыган мәктәптә узды (Казанның 2нче татар гимназиясендә), мин 10нчы класста укый идем. Әлбәттә, аерма бик зур. Бу ике концерт арасында бик күп башка концертларым булды һәм төрле урында чыгышлар ясадым. Хәзер инде бу өлкәдә тәҗрибәм бар. Иң мөһиме — үзеңне башкалардан өстен куймаска. Галәм масштабында без барыбыз да бертиңләр. Нәкъ менә шундый сабак алдым беренче концерттан, — дип бүлеште ул хатирәләре белән.

Автор-башкаручы фикеренчә, кеше әгәр үз иҗаты белән бүлешергә тели икән — сәхнә аныкы.

Иң мөһиме — кешенең сәхнәгә чыгырга омтылышы булырга тиеш. Беркем дә үз-үзен көчләп алып чыгарга тиеш түгел. Интровертмы син яки экстравертмы — ул мөһим түгел. Әгәр дә син иҗат итәсең һәм иҗатың белән башкалар белән бүлешәсең килә икән — сәхнә синең өчен, — ди ул.

Композиторның җырларын төрле яшьтәге кешеләр тыңлый, тик күбрәк — яшьләр.

Концертымда 15 яшьтән алып 65 яшькә кадәр булган яшь категорияләре булды. Төгәлрәк әйтергә кирәк булса, аларның 70 проценты яшьләр. Минем бар җырларым да акустик поп стилендә. Һәм сәхнәдә дә мин беркайчан да фонограммага/минусовкага җырламыйм. Үзем пианинода уйнап башкарам, минем белән бергә скрипач, гитарист уйный. Тагын инде, әлбәттә, мин бары тик үзем язган җырларны гына башкарам, — дип сөйләде ул.

«Ул бер таләпсез һәм саф чиста мәхәббәт белән яратты»

Азат Гыймадиев үзенең мәхәббәтен фотосессиядә очраткан. Беренче күрүдә үк ул аның белән парлы фотосессия ясаган. Бу вакытта аларның беренче күрешүләре булган. Азат Гыймадиевның ул кыз белән йөрү уенда да булмаган.

Минемчә, мәхәббәт — ул аерым кемгәдер чагыла торган хис түгел, ә кешенең эчке халәте. Кешеләрнең эчке халәтендәге әлеге күренеш бөтен булган җан иясенә, барлык галәм җисемнәренә, бөтен дөньяга тарала.

Катя исемле бер таныш кыз белән паркта йөреп алырга сөйләшкән идек. Алдан ук мине фотога төшерерсең әле дип әйтеп куйдым. Шунда Катя үзенең дус кызы Маринаны үзе белән алды. Марина да аннан фотога төшерергә сораган булган. Шунда Катя икебезне берьюлы төшерергә булды. Шулай итеп, безгә парлы фотосессия ясады. Әллә нинди фотолар ясамадык. Мәсәлән, икебез янәшә торып күлгә карадык. Әле Марина әзрәк ояла иде, күзгә туры карамады. Алдан алай парлап фотосессия ясарга план юк иде. Шул мизгелдә шулай эшләргә булдык. Бу вакытта без икебез дә бик дулкынландык, чөнки икебез дә бер-беребезне беренче тапкыр күрәбез, шул вакытта пар булып фотога төшәбез. Без аннары Марина белән күпмедер вакыт аралашмадык, бер ун көннән Катя тагын безне бер компаниядә җыйды, анда дүрт кеше иде. Мин, Катя, Марина һәм Катяның йөргән егете. Шуннан соң гына без Марина белән әкренләп аралашып, танышып киттек. Гомумән, минем Марина белән йөрергә алдан планнар юк иде.

Бер күрүдән ярату дигән әйбер булмады. Ул мине алдан ук, бер таләпсез һәм саф чиста мәхәббәт белән яратты. Шуның белән үзенә гашыйк иттерде.

Марина Төрекмәнстаннан. Әтисе фарсы, әнисе татар. Ул татарча белми, ләкин бик еш миңа «Мин яратам сине, Азат», «Син миңа кирәк», «Син минеке» дип әйтә. Маринаның Казанда каласы, әнисен дә монда алып киләсе килә», — дип бүлеште Азат Гыймадиев мәхәббәт тарихы белән.

Азат Гыймадиев кичәне ни өчен рус телендә алып барганлыгын да әйтеп узды.

«Кичәмдә мин татарча да әзрәк әйткәләдем. Тулысынча алып барсам, әйе, аңламаучылар да бар. Мине татарча аңламаган кешеләр дә бик яратып тыңлый», — дип сөйләде ул.

     «Эзотерика өлкәсе белән бик кызыксынам»     

Азат Гыймадиев турында кызыклы фактлар:

«Мин өч туп белән жонглировать итә беләм. «Осознанные сновидения» өлкәсендә тәҗрибәм бар. Төш күргәндә, үземнең төштә икәнлегемне беләм һәм төшемдә нәрсә телим, шуны эшлим. Эзотерика белән бик кызыксынам, үз-үзем һәм әлеге дөнья турында ачышлар ясарга яратам. Музыка өлкәсен алсак, аранжировкалар язам, үземнең тавыш яздыру студиям бар. Кешеләргә җырлар яздырам (вокал).

Мин 100 процент романтик. Һәрчак «күкләрдә очып йөрим». Минем йөргән кызым, киресенчә, реалист, шуңа күрә без бик яхшы итеп бер-беребезне тулыландырабыз.

Төшләр тормышымда зур роль уйный. Ләкин минем төшләргә карата бәйлелегем юк. Төшләр күрми башласам, кайгыга батмаячакмын. Реаль тормыш күпкә кызыграк бит.

Әниемә багышлаган җырым бар, ләкин мин аны әле яздырмадым. Бәлки, киләчәк альбомым белән бергә чыгарырмын.

«Сәләт» яшьләр оешмасы үземнең иҗатымны күрсәтергә мөмкинлекләр бирде. 2010-2016 елларда «Сәләт» оештырган «Бикафест» фестивалендә ел саен диярлек катнаша идем, автор-башкаручы номинациясендә берничә тапкыр призлы урыннар алдым. Соңгы елларда мине музыкаль кунак буларак төрле сменаларга чакыралар. Үзем «Сәләт»кә әйдаман булып йөрмәсәм дә, анда кунак буларак килергә һәм балаларга җырларымны башкарырга яратам», — дип сөйләде үзенең турында Азат.



Галерея: Азат Гимадиев концертыннан фоторепортаж
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100