news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Азат Гыймадиев: «Җырларым беркайчан да планлаштырып язылмый, ә көтмәгәндә иҗат ителә»

Татар китабы йортында музыкант Азат Гыймадиевның концерты булды. «Интертат» хәбәрчесе чарада булып кайтты.

news_top
Азат Гыймадиев: «Җырларым беркайчан да планлаштырып язылмый, ә көтмәгәндә иҗат ителә»
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Дөресен әйткәндә, Азат турында беренче ишетүем иде. Чарага барганчы, бераз булса да иҗаты белән танышыйм дип, җырларын тыңлап алдым. Тавышы матур, моңы бар, башкалардан нәрсәсе белән аерыла икән соң бу егет, дип уйлап куйдым. Ә концертка баргач, барысына да ачыклык керде.

Татар китабы йортындагы чаралар ниндидер рәсми формада була, монда уен-көлке, шаярулар булмастыр дип фикер йөрттем. Ә юк икән, Азат бу чараны кызыклы, интерактив һәм моңлы итеп оештырган булып чыкты.

Барыгызны да биредә күрүемә бик шатмын. Моның кадәр кеше килер дип уйламаган да идем. Хәзер үземне Каспий диңгезе итеп хис итәм, шулай ук дулкынланам, – дип башлады сүзен яшь музыкант. Бер тамашачы ханым аңа роза чәчәкләре бүләк итте, «Син дулкынланмасын өчен бу», – диде ул елмаеп.

Азат бигрәк шаян, кызык егет булып чыкты. Моңа кадәр андый харизмалы музыкант күргәнем юк иде әле. Ул гадилеге, ихласлыгы белән бөтен залны үзенә каратты. «Тәмләп сөйли» диләр бит әле, бу нәкъ Азат турында. Җырлавын түгел, сөйләвен генә сәгатьләр буе изрәп тыңларлык бит.

Музыкант алдан ук тамашачыны кисәтеп куйды. «Билетыгызны кая бараганыгызны белеп алдыгыз. Концерт барышында мәзәкләр күп булачак», – диде ул көлемсерәп. Чыннан да кызык булды бит!

Азат һәр башкарасы җыры турында алдан ук сөйләде, аларның тарихы белән таныштырды. Ул җырларын пианинода уйнап башкарды, нибары берсен – «Син минеке»не генә гитара белән җырлады. Ә скрипкада Ләйсән Шакирова уйнады.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Азат тиздән музыкаль альбомы чыгуын да билгеләп үтте. Ул анда барлыгы җиде – 3 рэп, 3 акустик жанрда булган җырларны туплавын әйтте. Ә җиденче җыр «Мәче җыры» дип аталачак икән, анда Азат «мияулыйячак». Монысын көлеп әйттеме, әллә чынлапмы, белмим, әмма мин бу альбомның чыгуын көтәм.

Музыкант 6 ел элек язылган импровизацион «Төнге парк, төнге бию» җырын да башкарды.

Миңа бу җырны өйрәнү өчен алты ел вакыт кирәк булды. Әле бүген дә аны нәкъ шул беренче уйнаудагы кебек итеп башкара алуым факт түгел, – диде ул.

Импровизация дигәннән, Азат тамашачылар белән интерактивлар да оештырды. Мәсәлән, үз теләге белән бер кунагын янына чакырды да, пианинода аның портретын «сурәтләде». Моңа кадәр импровизацияне стендапта гына күргән минем өчен бу яңалык булды.

Кичәнең махсус кунаклары Шәкүр һәм Лилия Хәйруллина Азат белән дуэт башкардылар. Алар музыкант белән күптән таныш икән инде.

15 ел элек мин татарча рэп яза, аны башкара идем. Бу Шәкүрне яратып тыңлавым белән бәйле иде, аның белән җырлау хыялы да күптән күңелемдә яшәде. 15 елдан Шәкүр җырын уйнаган видеоны социаль челтәргә урнаштырдым. Рэпер моны күреп, уртак видео төшерергә тәкъдим итте, мин, әлбәттә, бик теләп ризалаштым. Ә аннары безнең аралашуыбыз уртак җыр яздыруга кадәр барып җитте, – диде ул.

Ә Лилия Хәйруллина белән Азат берничә ел элек «Печән базары»нда танышкан булган.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарча медитация турында ишеткәнегез бар идеме? Мин бу кичне аны ишетеп кенә түгел, тоеп та карадым. Азат кушуы буенча, залдагы һәркем күзен йомды, аннары музыкант уйнаган көйне, аның «махсус» сүзләрен тыңлый-тыңлый, үзен тынычландырды.

Югарыда язганымча, миңа бу чара ошады, мин хәтта Азат Гыймадиевның кайбер фикерләрен язып бардым, сез дә укыгыз әле.

«Безнең тормышыбыз матур да, ямьсез дә түгел. Без аны ничек күрәбез – ул шундый, безнең карашыбызга яраклаша торган»

«Җырларым беркайчан да планлаштырып язылмый, көтмәгәндә иҗат ителә»

«Иҗат – көч куюны таләп итми, ул чын күңелдән эшләнә. Әгәр син үзеңне иҗат итәргә мәҗбүр итсәң, аның мәгънәсе дә юк»

«Хыяллар, без көтмәгәндә һәм алар чынга ашмавын кабул иткәндә, тормышка аша башлый»

«Аннары нәрсә буласы турында борчылмыйча, әлеге мизгелдә яшәргә кирәк»

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар