Азат Гыймадиев: «Иң яхшы, көчле җырлар күңел тыныч булганда иҗат ителә»
Яшьләр Азат Гыймадиевны музыкант, аранжировщик, композитор һәм автор-башкаручы буларак белә. Ә инде олырак буын, кем соң ул, дип сораса - «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Алмаз Гыймадиевның улы.
Азат, син музыка дөньясына ничек килеп кердең?
Музыка дөньясына керүем алдан ук билгеле булган инде, чөнки әти-әнием кайчандыр музыкант булганнар. Аларның хәтта «Төнге Казан» дип аталган төркемнәре дә булган, шуңа күрә, мин туганнан бирле музыкада. Бала тудыру йортыннан чыгуга, мин кулымны сузып, пианинога баскалаганмын. Мин пианино белән бергә тудым. Моны күз алдына китермә (көлә).
Син төрле жанрларда иҗат итәсең, кайсысы үзеңә иң якыны?
Мин 13 яшемдә Шәкүрне тыңлый идем, шул вакытта татарча рэп язуым башланды. Аннары 17 яшемдә төрле инструменталь композицияләрне тыңлый-тыңлый, үзем дә неоклассика уйный башладым. Хәзер мин өч төрле жанрда язам, бу – акустик поп, рэп һәм неоклассика.
Кайсысы үземә якынрак, дигәндә, иң ошаганы – пианинода уйнап җырлаган акустик поптыр.
Син җырларга текстлар язгач, аларны кемгәдер укытасың, тикшертәсеңме?
Әтием. Элегрәк әзер текстымны аңа эшкәртергә җибәрә идем. Тик күп еллар иҗатта булгач, мин ничек язарга кирәклеген аңладым, хәзер беркем белән киңәшләшмим, ничек телим – шулай язам. Әзрәк хаталы булса да, иң мөһиме – ул синеке булырга тиеш. Башка кеше «болай кирәкми» дисә дә, үзең ничек телисең – шулай эшләргә кирәк. Һәм бу текстка гына кагылмый, тормыштагы бөтен башка әйбергә дә кагыла.
Гаиләң иҗатыңны яхшы кабул итәме?
Әйе, алар минем җырларымны тыңларга ярата.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Кайбер җырларым төштә «туа»
Җырларны күбрәк нинди халәттә язасың?
Җырлар бер дә көтмәгән вакытта языла. Һәм күп очракта өйдән каядыр чыгып китәргә кирәк булганда. Бу вакытта минем алдымда сайлау тора – йә җыр язарга, йә очрашуга соңга калырга. Кайвакыт җырлар язылсын өчен, очрашуга соңга калырга туры килә. Кайбер җырларым төштә «туа». Мин аларны төштә күрәм һәм уянгач, онытканчы дип, тизрәк пианино янына барып, уйныйм. Күп җырларым шулай язылды. Дөресрәге, мин аларны үзем язмадым да, ә төштә ишеттем.
Көйләрне шулай төштә еш ишетәсеңме?
Әйе, көйләрне төштә еш ишетәм. Иң яратмаган әйберем шул – төштә матур көй ишетәм дә, уянгач, аны онытам, берничек искә төшерә алмыйм.
Азат, җырлар иҗат иткәндә ясалма фәһем кулланасыңмы?
Кулланмыйм. Минемчә, ясалма фәһем берничек тә кешенең иҗатын алмаштыра алмый.
Иҗатта каяндыр илһам да алырга кирәк бит әле. Синең музаң бармы?
Иҗат иткәндә, миңа Илһам да кирәкми, Марат та кирәкми, Илгиз дә кирәкми. Миңа иң мөһиме – эчемдә эмоцияләр булу. Берәр нинди эмоцияләр булганда гына җыр язу теләге туа. Күп кешеләр иҗат итү өчен синең күңелеңдә авыр, начар халәт булырга тиеш, дип уйлый. Янәсе, иҗат кешесе газап кичерергә тиеш. Минемчә, үзеңне бәхетле хис иткәндә, яхшырак иҗат ителә. Минем ике халәттә дә иҗат иткәнем бар. Иң яхшы, көчле җырлар күңел тыныч булганда иҗат ителә, дип уйлыйм.
Ярату, мәхәббәт турында җырлар шактый. Нигә аларның күбесе моңсу икән?
Мин үзем «меланхолик» кеше, шуңа моңсу җырлар башкарырга яратам. Тик иҗат итү ул – үзенә күрә бер психотерапия. Син күңелдә булган әйберне җырга саласың һәм шунда калдырасың. Шулай итеп бушанасың, үзеңне яхшырак хис итә башлыйсың. Нәкъ менә шуңа күрә минем күпчелек җырларым күңелсез, чөнки мин үземнең халәтемне шунда калдырам. Гадәттә, кешеләр үзләренә авыр чакта котыра-котыра бииләр, акыралар. Бу яктан караганда, иҗат – бик әйбәт дәва.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Миңа калса, кешедә булган барлык хисләр дә кирәкле»
Син күптән иҗатта. Концертларың алдыннан дулкынланасыңмы?
Әлбәттә дулкынланам, чөнки мин үз иҗатым, концертым өчен җаваплы. Миңа калса, ул бераз булса да булырга тиеш.
Ә дулкынлануны бетерер өчен нишлисең?
Моның өчен, мин концерт алдыннан бернинди хисләремне дә кумыйм. Концертка килеп, яхшы чыгыш ясар өчен, аннан алдарак куркып, дулкынланып алу кирәк. Кайберәүләр тискәре эмоцияләрне бетереп, игътибарны башка әйбергә юнәлтмәкче булалар. Миңа калса, кешедә булган барлык хисләр дә кирәкле, аларны тулысынча кичерергә кирәк. Аларны кичергәч, сиңа җиңелрәк була.
Сиңа соңгы булган концертыңда дулкынланмас өчен дип, чәчәк бүләк иткәннәр иде. Бу да булышамы?
Мин чәчәкләр бүләк иткәннәрен бик яратам. Кызыл розаларны Айдар Галимов ярата, мин барысын да яратып кабул итеп алам, иң мөһиме – иҗатыма игътибар.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Мин рәхәт булмаган артистлар белән эшләмим дә»
Җырларыңны чыгара гына башлаганда, тыңлаучылар булырмы, дип борчылган идеңме?
Мин 11 яшемнән җырлар яза башладым. Җыр язам да, тыңлаучылар булмый дигән этап булмады да. Әкрен-әкрен генә иҗатка кергәч, тыңлаучылар табылып торды. Беренче сыйныфташларым тыңлый иде, аннары институтка кергәч, төркемдәшләрем иҗатым белән танышты. Заманында «Сәләт»кә күп йөрдем, анда да шактый зур аудитория туплаган идем.
Музыкаль белемең бармы?
Пианинода уйнау буенча музыка мәктәбен кызыл дипломга тәмамладым. Ә югары белемем буенча мин тавыш режиссеры. Студиям бар, анда төрле җырчыларга җырлар яздырам.
Күп артистлар белән эшләгәнең бардыр, кайсысы белән эшләү иң рәхәте?
Дөресен генә әйткәндә, мин рәхәт булмаган артистлар белән эшләмим дә. Минем өчен иң мөһиме – эш барышында кеше белән энергетика ягыннан туры килү. Бөтен эшләгән җырчылар белән дә кызык, дип әйтә алам. Алар арасында Лилия Хәйруллина, Шәкүр, Эльмира Кәлимуллина, Илгиз Шәйхразиев кебек җырчылар да бар. Хәзерге вакытта Илгиз Мөхетдиновка аранжировка эшлим.
Шундый зур артистлар белән эшләгәч, горурлык хисе дә бардыр инде?
Мин үземне горур итеп хис итмәскә тырышам, чөнки бу миңа начар тәэсир итәргә мөмкин. Баланс тотарга кирәк, дип уйлыйм. Ә болай, нинди генә җырчы булмасын, ул бит беренче чиратта кеше. Һәм, минемчә, кешелеклелек сыйфаты беренче урында. Атаган җырчылар нәкъ шундыйлардан. Шуңа, мин алар белән эшләргә яратам.
Алайса син «йолдыз чире» белән дә авырмагансыңдыр?
Кайчандыр авырганмындыр. Минемчә, күп кеше моның аша уза. Бу авыру белән авырган кеше үзен контрольдә тотарга тиеш, чөнки тагын бер кат бу халәткә кайтасы килми.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Дәшми калганда, син җиңүче булып каласың»
Яңа альбомым чыгачак, дигән идең. Чыннан да андагы «Мәче җыры»нда син «мияулаячаксыңмы»?
Әйе, хәзер мин яңа альбом өстендә эшлим. Кайчан язып бетерермен икәнен әлегә белмим дә, иҗат үзен мәҗбүр иттергәнне яратмый. Бу альбомда акустик поп, рэп жанрларында һәм бер инструменталь җыр булачак. Бер җырым чыннан да «Мәче җыры» дип аталачак, мин анда җыр дәвамында «мияулаячакмын». «Мәче җыры» булгач, мин аны кеше итеп башкара алмыйм бит инде, чөнки песиләр җырлый белми.
Синеңчә, җырлар иҗат итү өчен талант кына җитәме, йә тырыш булу да кирәкме?
Минемчә, талантка гына кагылып булмый, чөнки теләсә нинди популяр, зур уңышларга ирешкән артистлар гомер буе, көне-төне үзләре өстендә эшли. Әлбәттә, тумыштан кайсыдыр өлкәгә талантың булса, анда уңышка ирешү җиңелрәк бирелә. Тик таланты булып, тырышмаган кешегә карый, таланты булмаган килеш тә тырышкан кеше югарырак үрләр яулый.
Иҗатыңа карата тискәре фикерләр ишеткәнең бармы, аларга ничек карыйсың?
Күп булмаса да, бар. Кайбер кешеләрнең блогларында да миңа карата шундый фикерләр язганы бар иде. Тик тискәре фикергә, сүзгә игътибар итсәң, син бу кешенең провокациясенә биреләсең һәм ул үз теләгенә ирешә. Ә дәшми калганда, син җиңүче булып каласың. Энергияңне кирәкмәгәнгә сарыф итәргә кирәкми. Кешенең начар әйбер әйтүе ул аның җаваплылыгы. Ә җавап бирү, бирмәү – синең проблемаң.
Иҗатында кризислар буламы?
Кризислар булганы бар. Әйткәнемчә, иҗат мәҗбүр итүне яратмый. Шуңа, ул йә була, йә юк. Ул тормыш кебек, син аны контрольдә тота алмыйсың. Әгәр иҗат итә аласың икән, теләк бар икән, син моны кабул итәсең, җыр язасың. Юк икән, димәк, юк.
Кризис озакка сузылса, нишләргә?
Озакка сузылса да, үзеңне «көчләп» иҗат иттерергә ярамый. Кайбер җырчылар иҗат итә алмаганда, үзләрен «бетереп», мәҗбүр итәләр. Әгәр илһам, теләк юк икән, иҗатны калдырып торырга кирәк. Энергияңне башка әйбергә – гаиләңә, карьерага багышлау ягын карап була. XIX-XX гасырларда күп язучылар депрессиягә бирелгән, диләр. Бу үзләрен иҗат итәргә мәҗбүр итүдән бит. Иҗат итү – мәхәббәт кебек, кешене дә бит үзеңне яратырга мәҗбүр итеп булмый, бу синнән тормый.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Бүгенге көндә аранжировщиклар күп, конкуренция дә көчледер. Сиңа клиентлар табу авыр түгелме?
Конкуренция көчле булса да, эшеңне яратып эшләсәң, клиентлар табылачак, дип уйлыйм.
Музыкадан тыш тагын нәрсә белән шөгыльләнәсең?
Иң төп шөгылем – музыка. Тик аның да төрле юнәлешләре бар бит – пианинода уйнау, җыр язу, тавыш яздыру, аранжировка эшләү. Шуңа бөтен шөгылем җыр белән бәйле. Шулай ук, үземнең үсеш өчен функциональ психология белән кызыксынам. Эмоциональ интеллект темасын өйрәнергә ошый, ул миңа кешеләр белән аралашканда ярдәм итә.
Син иҗат кешесе булгач, бар нәрсәдә матурлык күрәсеңдер инде?
Әйе, тик миңа калса, бу иҗат белән бәйле түгел. Теләсә нинди кеше үзе дөньяны ничек күрергә тели – шулай күрә. Кеше иҗат итсә дә, ямьсезлекне күреп, шуның турында язарга, җырларга мөмкин. Шәхсән үзем матурлык күрергә яратам.
Тормышта ниндидер үкенечләрең бармы?
Юк. Һәрбер кеше ялгыша һәм алар аша үсеш кичерә. Миңа калса, үкенергә кирәкми.
Бәхет синең өчен нәрсә ул?
Минем өчен бәхет ул – кешенең эчке халәте. Һәм ул тышкы факторлар белән берничек тә бәйле булырга тиеш түгел. Кемнәрдер бәхетен ниндидер факторлар белән бәйли, минемчә, кеше бернинди сәбәпсез, шартсыз бәхетле булырга тиеш. Кечкенә бала тугач, ул үзен бәхетле хис итә, аңа әллә нәрсә кирәкми. Миңа калса, безгә дә кечкенә баладан үрнәк алырга һәм бернигә карамый бәхетле булырга кирәк.
Азат, синеңчә, 10-20 ел эчендә татар музыкасы ниләр кичерәчәк?
Минемчә, бу вакыт аралыгында татр музыкасы үсәчәк, чәчәк атачак, чөнки ул трендта. Ниләр буласын төгәл әйтеп булмый, тик, миңа калса, аны чыннан да якты киләчәк көтәчәк.
Әңгәмә өчен рәхмәт!