Азат Фазлыев социаль челтәрдәге сәхифәсендә яңа җырын тәкъдим итә. Җырчы «Яратканнар онытылмый» җырында кемне сагынуы турында хәбәр итмәгән.
Яңа җырның сүзләрен Гөлфия Шакирова, ә көен Илдус Дәүләнов иҗат иткән.
«Бик матур җыр», «Чираттагы хит», «Һәрвакыттагыча бик шәп», «Үлеп яратам сезнең тавышыгызны», – дип канатландырган җырчыны аның иҗатын яратучылар.