
Азат Фазлыев балачагын сагынып җыр яздырган. Ул «Без дә әле бала идек» дип атала.
Җырны барлык музыкаль мәйданнарда да тыңлап була. Авторлары – Айдар Тимербаев һәм Гөлчәчәк Садретдинова.
«Без дә әле бала идек,
Тормыш буйлап тәүге эзләр салган идек.
Инде әти-әни күптән үзебез дә,
Басып килер балакайлар эзебезгә...»