news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Азат Фазлыев: «Бик шатбыз, сүз белән генә аңлатып бетереп булмый»

news_top
Азат Фазлыев: «Бик шатбыз, сүз белән генә аңлатып бетереп булмый»
социаль челтәрләр

Алсу һәм Азат Фазлыевлар гаиләсенә шатлыклы хәбәр килеп ирешкән. Аларның олы уллары Аяз, биюдәге пары Җәмилә белән, Татарстан чемпионнары булганнар.

«Дуслар, без бүген Чабаксарда. Әле генә шундый яхшы хәбәр килде. Татартстанда бал биюләре буенча Татарстан чемпионаты бара. Улыбыз Аяз һәм Җәмилә Татарстан чемпионнары булганнар.

Балаларның уңышлары – әти-әни өчен зур бәхет ул. Үзләре яраткан эштә шундый уңышка ирешүләре генә ни тора. Без бик тә шатбыз, сүз белән генә аңлатып бетереп булмый.

Бик горурланабыз. Үз максатыгызга һәм көн 6-8 сәгать тир түгеп ирештегез, балалар», – дип сөйләде Азат сторисларында.

Фазлыевлар гаиләсе балаларының тренерларына да рәхмәт сүзләре җиткергән.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 6 февраль 2025
    Исемсез
    Молодцы балалар исэнсау булып гел югары унышларга ирешсеннэр узегездэ тигезлек белэн яшэгез атказанган исемнэрен алырга язсын
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар