Азат Фазлыевның «Янган йөрәк» җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты.
Җырның сүзләрен Гөлчәчәк Садретдинова, ә көен Айдар Тимербаев иҗат иткән.
«Ниһаять!» – дип көтеп алган яңа җырны тамашачысы.
«Янган йөрәк яна бирсен,
Дөрли икән – дөрләсен.
Парлы бәхетебезгә генә, җаным,
Ятлар күзе тия күрмәсен...»