news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Азат Фазлыевның якын туганнарга багышланган җыры чыкты

news_top
Азат Фазлыевның якын туганнарга багышланган җыры чыкты
"Татар-информ" архивы

Азат Фазлыевның туганнар дуслыгы, татулыгы турында «Күңел сезгә тарта» дигән яңа җыры музыкаль мәйданчыкларда чыкты.

Җырның көен Гүзәлия язган, ә сүзләрен Эльвира Әхмәтова иҗат иткән.

«Молодец, Азат, җырларны сайлый беләсең, мәгънәле, йөрәккә үтеп керерлек җырлыйсың, җырларың аша туганнарны искә алып тыңлап утырам», – кебек комментарийлар калдырганнар.

Никтер җитми вакыт,

Булмый җаен табып,

Күптән күрешмәдек, туганнар.

Бер кашыктан ашап,

Без бит бергә үскән,

Бер анадан туган балалар.

Кушымта:

Күңел сезгә тарта,

Кайтам сезнең янга,

Минем өчен һәрчак терәк сез.

Чит-ят газиз булмас,

Янып-көеп тормас,

Бер-беребезгә генә кирәк без.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар