Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Фазлыев мәрхүм әтисе турында: «Авыр булды сиңа әнисез»

news_top_970_100
Азат Фазлыев мәрхүм әтисе турында: «Авыр булды сиңа әнисез»
Азат Фазлыевның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Фазлыевлар гаиләсе кайгы кичерә – Азат әтисе Рафаэль абый вафат булды дип хәбәр иткән. Азат бу турыда социаль челтәрдәге сәхифәсенә дә язган. 

«Әни артыннан син дә киттең, әти. Авыр булды сиңа әнисез. Сагынам, дидең. Хәзер сез бергә. Урыннарыгыз җәннәттә булсын. Яратабыз», – дигән ул. 

Җырчыларның хәсрәтен сәхнәдәш дуслары уртаклаша. 

Илсөя Бәдретдинова: «Ах, Азат… Әтиеңнең урыны җәннәттә булсын. Бик хөрмәтләдегез. Яхшы балалар тәрбияләгән әти»;

Рифат Зарипов: «Азат дустым, тирән кайгыгызны уртаклашабыз»;

Зинира-Ризат Рамазановлар: «Урыны оҗмах түрләрендә булсын»;

Илшат Сафин: «Сабырлыклар сезгә, брат»;

Айгөл Бариева: «Кайгыңны уртаклашам, Аззат. Көчле бул»;

Алсу Туктарова: «Бик авыр хәлегез, әмма түзәргә кирәк. Тормыш бит ул, берни эшләтеп тә булмый. Сабырлык һәм түземлек бирсен Ходай. Әтиегезнең авыр туфрагы җиңел булсын».

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100