news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Азат Фазлыевның Президент йортын карап йөрисе килә

Җырчы виртуаль дусларына үзе белән интервью тәкъдим иткән.

news_top
Азат Фазлыевның Президент йортын карап йөрисе килә
«Татар-Информ» архивы

Азат Фазлыев инстачыларга үзе белән әңгәмә тәкъдим иткән. «Бу интервьюны карап чыксагыз, мине яхшы беләчәксез. Ихлас җавапларым сезнең күңелегезгә хуш килер дип ышанам», — дип язган җырчы.

— Өч сүз белән үзеңә характеристика бир.

— Тырышлык, максатым, үҗәтлек бар.

— Өч тискәре сыйфат?

— Ялкаулык, кирелек бар, кайвакыт эшне сузам.

— «Невидимка» га әйләнсәң, кая барырга теләр идең?

- Самолетның очучы бүлмәсенә керер идем. Президентларның йортларын карар идем. Нинди матурлык, ничек эшләнгәнен карар идем. "Невидимка" булсам, рәхәтләнеп кереп, карап йөрер идем.

- Нинди билгеле шәхес белән күрешеп сөйләшеп утырыр идең?

- Габдулла Тукай белән сөйләшеп утырыр идем. Яп-яшь егет татар дөньясына үз өлешен кертеп калдырган кеше белән сөйләшеп утырасым килә.

- Нәрсәдән куркасыз?

- Мин берничә әйбердән куркам. Якыннарым өчен куркам, авырый күрмәсеннәр. Ялгыз картлыктан куркам. Авылдагы нигезебезнең йозакка бикләнүеннән куркам.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар