news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Азат Фазлыев хастаханәдә: концертларын күчерергә мәҗбүр булган

news_top
Азат Фазлыев хастаханәдә: концертларын күчерергә мәҗбүр булган
Салават Камалетдинов

Җырчы Азат Фазлыев иртәгә Алабугада булачак концертын күчерергә мәҗбүр булган.

«Алдагы концертларымны күчерүемнең сәбәбе бар, дуслар. Сабадагы концертта аяк белән ялгыш бастым. Шуңа да карамастан, концертны куеп чыктык. Ләкин алга таба күренергә кирәк булачак. Хәзер хастаханәгә китәм», – дип сөйли ул аягын авырттыруы турында.

Җырчы сторисларында бик каты шешкән аягын да күрсәткән. «Менә «БМВ»га әйләнде, ничек итеп шеште. Сынганмы бу, тартылганмы, белмим», – дигән Азат.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 23 октябрь 2024
    Исемсез
    4 ай көтәргә озак бит
  • 23 октябрь 2024
    Исемсез
    Сынмаган, растяжение
  • 23 октябрь 2024
    Исемсез
    Сынмаган. Тартылган. Бер көннән мазь сыларга кушарлар. 1 айга кадәр бара инде.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар