Азат Фазлыев виртуаль дусларына дәвамсыз мәхәббәт турындагы җырын тәкъдим итте. Яңа җыр «Чыкма минем юлларыма» дип атала.
Җырның авторлары – Алисә Хисмәтуллина һәм Радик Шәрәфиев.
Җырчының тамашачылары премьераны «кул чабып» каршы алган. «Җырларыгыз берсеннән-берсе матур. Безне озак еллар куандырырга язсын. Уңышлар сезгә», – дип комментарий калдырган алар.