Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Фазлыев улы Аяз белән икәү виртуаль дусларын елаткан

news_top_970_100
Азат Фазлыев улы Аяз белән икәү виртуаль дусларын елаткан
"Татар-информ" архивы

Җырчы Азат Фазлыев социаль челтәрдәге сәхифәсендә «мимишный» видео белән уртаклашкан, һәм бу видеоны карап, бик күп язылучыларының күңелләре тулган. Төгәлрәк итеп әйткәндә, әти кеше улына көтелмәгән сюрприз ясаган.

– Күптән түгел Аяз улым Мәскәүгә ярышка барды. «Әти, әйдә, син дә минем белән бармыйсыңмы», – дип апрель ае башыннан әйтә башлаган иде. Эшләр күп булу сәбәпле бармаска булдым. Көне килеп җитәрәк тә «әйдә» дип карады. Ләкин мин «бармыйм, эшләр бар» дидем. Ә үзем план кордым. Аяз поезд белән китте, мин икенче көнгә 6.45 сәгатькә самолетка билет алдым. Моны Аяз белмәде. Ләкин мин йоклап калдым, кызганыч, иртән мин торганда 6.05 иде инде. Чаптым аэропортка, самолетны Мәскәүгә озатып калдым. Кәеф төште, ләкин әйткәнмен икән үземә – эшләргә кирәк. 9.50 сәгатькә тагын билет алдым. Барып җиттем, Аязны таптым. (Көтелмәгән бу очрашудан улының эмоцияләре видеода. – авт.) «Поддержка»ны сизепме икән, ул беренче урын алды. Балаларга бездән күп кирәкми шул, игътибар һәм ярату җитә. Афәрин, улым.

Һәр эштә дә барыбызга да якыннардан көч биреп, «булдырасың» дип торучылар булсын», – дип язган Азат әлеге видео астына.

Шул рәвешле җырчы улына сюрприз ясаган. Видеодан күренгәнчә, башын аска иеп, күзләрен уып, кәефсез генә утырган Аяз, үзеннән өйдә калган әтисен Мәскәүдә күреп, «улым» дигән тавышка сискәнеп шаккаткан һәм бик сөенгән. Ата белән ул кочаклашканнар.

Җырчының виртуаль дуслары аның бу адымын хуплаган.

«Аяз сине күреп сөенгәндә күздән яшьләр килде», «Күзгә шатлык яшьләре килә», «Чын әти!», «Вәт, ичмасам, әти!», «Сез – балалар өчен янып торучы чын әти икәнсез», «Бик дөрес эшләгәнсең», «Аяз моны беркайчан да онытмаячак», «Балаларга вакыт табарга кирәк. Маладис, Азат», – дип язганнар.

Видео: Азат Фазлыевның шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100