news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Азат Фазлыев: "Табиблар яхшы хәбәрләр җиткерде!"

Азат Фазлыев: "Табиблар яхшы хәбәрләр җиткерде!"

news_top
Азат Фазлыев: "Табиблар яхшы хәбәрләр җиткерде!"
Җырчы Азат Фазлыевның әнисе яман авырудан интегә. Табиблар аңа кичекмәстән сөяк миен күчереп утыртырга кирәк дигән карарга килгән, әмма мондый операция бик кыйммәтле - аны Төркиядә ясату өчен тиз арада 10 миллион сум акча кирәк. Бу уңайдан Фазлыевлар халыкка мөрәҗәгать итеп, әниләренә акча җыярга мәҗбүр булды. Бүген бар татар дөньясы Зөлфирә ханымның савыгуын көтә.

Бүген Азат Фазлыев, ниһаять, инстаграмында сөенечле хәбәр җиткерде: "Хәерле көннәр, дуслар! Сезнең белән сөенечле хәбәрем белән уртаклашасым килә әле. Әни Истанбул шәһәренә барып җитте, табиблар яхшы хәбәрләр әйтте - әнинең хәле без уйлаганга караганда әйбәт икән, анализлар уртача. Хәзерге вакытта операциягә әзерләнү курслары үтә. Барысы да сезнең ярдәмегез белән. Бүгенге көндә 1 579 821 сум акча җыелды! Шушы хәбәрләрдән соң күңелләр күтәрелеп китте, эшлибез, җырлыйбыз, чыгышлар ясыйбыз! Әни хәйрия концертларын яхшы үтүен теләде һәм барыгызга да зур рәхмәтләр, тирән ихтирамын белдерә", - дип язган Азат.

Хэерле коннэр, дуслар!!! Дуслар, сезнен белэн соенечле хэбэрем белэн уртаклашасым килэ эле. Эни Станбул шэхэренэ барып житте, врачлар яхшы хэбэрлэр эйттелэр: энинен хэле без уйлаганга караганда эйбэт икэн, анализлар уртача!!! Хэзерге вакытта операциягэ эзерлэну курслары утэ Барсыда сезнен ярдэмегез белэн Бугенге кондэ 1 579 821 сум акча жыелды!!! Шушы хэбэрлэрдэн сон кунеллэр кутэрелеп китте , эшлибез, жырлыйбыз, чыгышлар ясыйбыз!!! Эни хэйрия концертларын яхшы утуен телэде хэм барыгызга да зур рэхмэтлэр , тирэн ихтирамын белдерде Э сезнен Белан дуслар шатлыклы , кунелле вакыйгаларда курешергэ язсын.Шалтыратыгыз, языгыз !!!

Публикация от Азат Фазлыев (@azatfazlyev)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар