Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Фазлыевны концертларында челтәрле бизнес продукциясен рекламалауда тәнкыйтьлиләр

news_top_970_100
Азат Фазлыевны концертларында челтәрле бизнес продукциясен рекламалауда тәнкыйтьлиләр
социаль челтәрләр

Азат Фазлыев бу көннәрдә Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә узган сольный концертларында челтәрле бизнес продукциясенә реклама ясаган. Продукция салынган кечкенә пакетларны үзенә чәчәк бирергә менгән тамашачыларына да өләшкән. Бу хакта «Иптәшләр. Татарлар» Телеграм-каналының «Безгә язалар» рубрикасына концертны карап кайткан «подписчик»лары хәбәр иткән.

«Кемнәрнеңдер шундый артистларның концертларына йөрүе гаҗәпләндерә. Вокалы һәм башкару осталыгына карата да сорауларыбыз бар, өстәвенә, челтәрле бизнесны рекламалый», – дип яза Телеграм-канал.

Әлеге пост янында Гүзәл Уразованың да үз концертларында сгущенка таратуын искә алганнар.

Берәү исә: «Безнең Башкортстанга да килә татар артистлары. Мин концертларында булган артистларның челтәрле бизнес продукциясе һәм җыен килде-китте таратканнарын күргәнем булмады, Аллаһка шөкер», – дип сөенгән.

«Сүз уңаеннан, элек бу канал челтәрле бизнес вәкилләрен бик нык тәнкыйтьли иде. Соңрак тынычланды, мин инде, админ алышынды, дип уйлаган идем», – дип тә язганнар. Әлеге комментарийга Телеграм-канал: «Бу – татар эстрадасына челтәрле бизнес кереп кенә килгән чор иде. Бер җырчы, хәтта, түзә алмыйча, прокуратурага гариза язды», – дип җавап кайтарган.

Каналны карап баручылар тарафыннан татар концертларындагы тамашачының әдәпсезле турында калдырылган фикерләр дә бар.

«Концертлар залында узган татарча концертларда еш булмыйм. Күбрәк җәйге опен-эйрларны карыйм. Быел, очраклы рәвештә генә, УНИКСта бер артистның концертында булырга туры килде. Мине тамашачыларның, сәхнәгә менеп, концертны бүлүләре гаҗәпкә калдырды.

Бу – татар концертлары өчен гадәти күренеш дип аңлыйм. Ни өчен ул нормага кергән? Фотога төшү һәм бүләкләр кабул итү өчен күпчелек артистлар концерттан соң фотосессия оештыра»;

«Әйе, бу – татар концертларында еш була торган күренеш. Әле концертны бүлеп кенә калмыйча, кайбер тамашачы артисттан микрофонны тартып алып, теләкләрен әйтә башлый. Хәзер кайбер артистлар сәхнә кырыена махсус сак хезмәткәрләрен куя башладылар»;

«Әйе, әйе, әле балалар менеп җырлый башлый. Алар җырлап бетергәнне көтә-көтә арып бетәсең»;

«Тәнәфес вакытында буфетта өйдән алып килгән ризык, бәллүр фужерлар белән самогон чыгару да – гадәти күренеш», – дигән фикерләр дә бар.

Азат Фазлыев концертына кире кайтсак, Чаллыда узган концертына халык аның тормыш иптәше Алсу Фазлыеваны да көткән булган. Бу хакта Алсу Фазлыеваның үзенә язалар. Ләкин Алсу иренең Казандагы концертында гына чыгыш ясаган да Чаллыга килеп мәшәкатьләнмәгән. Җырчы үзенең концертта булмаячагын алдан әйтмәгәнне дә билгеләп үтәргә кирәк. «Бүгенге концертта сез дә буласызмы?» – дип язучыларга ул сторисларында: «Азаттан сорагыз», – дигән җавап җибәреп барды.

Нәтиҗәдә, җырчы иренең концертында катнашмаган. Дуэт чыгышлар карый алмаган Чаллы халкы, әлбәттә инде, концерттан бераз кәнәгатьсез калган.

«Сезне дә күрәсе килгән иде»;

«Нигә Чаллыга килмәдегез, Алсу? Сез булмагач, кәеф төште. Әлмәткә баргансыз бит. Азат белән дә күңелсез булмады да, ләкин икенче юлы сезне дә көтәбез», – дигәннәр аңа.

«Мин Казанда гына булдым», – дип язган андый комментарийларга җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100