Җырчы гаилә Алсу һәм Азат Фазлыевларның бәләкәй кызлары бер яшен тутырган. Моңа кадәр Алсу да, Азат та сабыйның йөзен социаль челтәрләрдә күрсәтмәделәр, бераз үссен, диделәр. Менә ул вакыт килеп җиткән, күрәсең. Әти кеше үз сәхифәсендә кызы Зифаның сурәтләрен урнаштырып, уй-фикерләре, хис-кичерешләре белән дә уртаклашкан.
Бактың исә, ике ир баладан соң туган кыз бәби Азатны нык үзгәрткән икән. Ул бөтенләй нечкәргән, шул ук вакытта җитдиләнгән, киләчәкне күбрәк кайгырта башлаган. Алсуга карата да хисләре икенчеләнгән, йомшарган.
«Таныш булыгыз, фотосурәттә – Зифа Азат кызы. Бүген аның туган көне – 1 яшь! Котлауларыгызны кабул итәбез.
Өченче бала алып кайтырбыз дип бер дә уйламадык. Әмма кечкенә кызлар күрүгә эрим. «Эх, кызым булса, матур-матур күлмәкләр алыр идем», – дип уйлый идем.
Кызым тугач, тормышым 180 градуска үзгәрде. Егерме яшьләремдә кызым туган булса, мин, бәлки, аның тәмен дә тоймаган булыр идем. Ә дөньяга караш үзгәргән чакта кабат әти булу – ул бөтенләй башка хис-тойгылар.
Алсуның йөкле икәнен белгәч тә, күңел түремдә «Кыз булачак!» дип язып куйдым һәм ул серне саклый алганча сакладым. Бик теләдем. Алсу: «Миннән малайлар гына туа», – дип бөтенләй дә өметләнмәде, ышанмады.
УЗИга килдек. Карыйлар. Табиб миңа: «Папочка, готовим серёжки», – дигәнгә мин: «Бриллиантмы, зөбәрҗәтме... кайсы кирәк?» – дип җавап бирүемне сизми дә калдым.
Зифаны көткәндә мин чын «подкаблучник»ка әйләндем. Оялмыйча, ә горурланып әйтә алам. Алсуның нәрсә ашыйсы килә – вакыт төнге өчме, иртәнге алтымы, табан ялтырап кына кала иде. Хәзер дә шулайрак. Алсу: «Азат, мин массажга». Мин: «Бар, күпме телисең», – диям дә Зифа белән кочаклашып өйдә калабыз.
Кызың тугач, әллә нәрсәләр уйландыра икән ул. Әле бишектә генә ята, әмма син инде нинди кияү эләгер икән, дип уйлыйсың. «Обидет мою дочь – порву!» – дисең. Уф, бөтен әйберне дә язып бетереп булмый. Тагын бер нәрсә бар, беләсезме, Алсуга да мөнәсәбәт башка төрле. Үз әтисенә Алсуның да ничек кадерле булганын хәзер аңлыйм. Бабайның рухы шат, урыны җәннәттә булсын. Мин аның кызын тагын да бәхетлерәк итәчәкмен. Мин яхшы булсам, киләчәктә киявем дә нәкъ шундый булыр төсле.
Бу улларын бөтенләй онытты, димәгез. Юк! Алар минем иң якын дусларым, сердәшчеләрем, киңәшчеләрем. Аларны да үлеп яратам.
Мотивация артты. Тагын да күбрәк эшлисе килә. Әллә нәрсәләр төзисе килә. Әллә нәрсәләр сатып аласы килә. Балалар – иң көчле мотиваторлар. Барыгызга да шул бәхетне телим», – дип язган Азат нәни кызының сурәте астына.
Җырчының якыннары, хезмәттәшләре, виртуаль дуслары кечкенә Зифаны беренче туган көне белән котлаганнар. Тигезлектә, бәхет-шатлыкта, озын гомерле, бәхетле, тәүфыйкле булып зур үсүен теләгәннәр.
Сүз уңаеннан, бәләкәчне әнисенә дә, әтисенә дә, абыйсы Аязга да охшатучылар булган. «Азат, Зифа синең әниеңә бик тә охшаган», – дип язучы да бар.