Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Фазлыев: «Артист булам да бай булам, сезгә йорт төзим, дия идем әти-әнигә»

news_top_970_100
Азат Фазлыев: «Артист булам да бай булам, сезгә йорт төзим, дия идем әти-әнигә»
Фото: "Татар-информ" архивы

Чаллы телеканалында «Ачыктан-ачык» тапшыруында Азат Фазлыев кунак булды. Тапшыруны алып баручы Лилия Гатина җырчыдан йорт салу эше барышы турында сорады.

«Бу – хыял. Бу – минем күптәнге хыял. Ул әти-әни исән вакытында, үз концертымны кую хыялы да әти-әни исән вакытында чынга ашарга тиеш иде.

Мин 1995 елда «Әтнә сандугачы» конкурсында лауреат исемен алдым. Шуннан соң аларга: «Мин артист булам, сез Казанда минем концертларымда икәүләшеп утырачаксыз», – дидем. 1995 ел иде. 20 ел вакыт – бу үтәлмәде. Вакыты сукмады, диимме? Үкенеч тә түгел. Алар булганда, мин аны эшли алмадым. Димәк, ул вакытта мин өлгермәгәнмен. Өй турында да мин аларга: «Менә мин артист булам да бай булам. Сезгә өй салам, сезне Казанга алып китәм. Чит илдәге кебек, икегез бассейнда коенып ятарсыз», – дип әйтә идем. Шул вакытта әни: «Бездән кайтып сорамасаң, шул җитә безгә», – дип әйткән иде.

Әти күрде, йортның нигезен дә, төзелеп беткәнен дә күрде, әмма ремонт ясап әзер булганын күрмәде. Урыннары җәннәттә булсын. Безгә көч биреп торсыннар. Барыбыз да шунда барасы. Әти-әниле йортка кайту – әйбәт, әнинең дә ризыклары сагындыра. Кайвакытта «хәзер ашар идем әни пешергәнне» дип уйлыйсың. Тик андый ризык бер ресторанда да юк. Әлбәттә, мин дә, балалар да сагына», – дип сөйләде җырчы

«Җылы, күңелгә үтеп керә торган әңгәмә булды, әле болай күз яшьләр чыкканы юк иде», – диде алып баручы, яшьләрен сөртеп.

Бу хакта Азат Фазлыев Чаллы телеканалыны видеосында 23.00 минутта сөйли башлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100