Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Фазлыев: Əнигə "тазармыйча кайтырга хакың юк" дидем

Җырчы Азат Фазлыевның әнисе Зөлфирə ханым яман авырудан интегә. Табиблар аңа кичекмәстән сөяк миен күчереп утыртырга кирәк дигән карарга килгән, дип язган идек. Азат сөйлəвенчə, Зөлфирə ханымга Татарстаннан гына түгел, Россиядəн дə ярдəм итүчелəр булган. Болар хакында ул "Татар радиосы"нда Назлыгөл Сөнгəтова алып барган "Менə мондый кич" тапшыруында сөйлəде.

news_top_970_100
Азат Фазлыев: Əнигə "тазармыйча кайтырга хакың юк" дидем
- "Кемнəр ярдəм итте, бар кешегə дə баш итеп рəхмəт əйтəм. Без əнинең авырганын яшердек, дəвалану өчен барысын да үзебез эшлəрбез, җиңеп чыгарбыз дип өметлəндек. Лəкин үзебезнең генə көч җитмəде. Əнине тиз арада Төркиягə җибəрдек, ул хəзер операция алдыннан дəвалану курсларын үтə. Аллага шөкер, сөенерлек үзгəрешлəр бар, əнинең кəефе дə күтəренке. Табибка да: "Операция ясатмыйча, мин моннан кайтмыйм", - дигəн. Авылдан киткəндə дə: "Суыткычта ике каз бар, сабантуйларга кайтам, Алла бирса, барлык ярдəм иткəн кешелəрне дə безгə кунакка чакырабыз, бəйрəм ясыйбыз", - дип калды.

Хəзерге көндə без 35 700 долларны башлангыч курсларга тоттык. Тамашачылар, коллегалар арасыннан ярдəм итүчелəр булды, дүрт миллион сумны əҗəткə бирүче кеше дə табылды. Хəтта зур сумма күчергəн анонимнар да бар.

Əниебез - безнең иң кадерле кешебез. Ул да, мин дə бер үк көнне - 5 гыйнварда туганбыз. Безнең дə аңа яңа тормыш бүлəк итəсебез килə. Оныклары һəм балалары барысын да аңлый, əбигə операциягə дип, инде өч литрлы "копилка"ны да тутырдылар.


Бу - безгə бик зур сынау. Мин моны əле генə аңлый башладым. Бу ситуациядə инде барысы да күренə: тормышың, тирə-юнең, кешелəрнең сиңа булган карашы... Мине болар көчле итə. Моны җиңеп чыксак, калганын да җиңеп чыгачакбыз, мин 100% ышанам. Əнигə дə: "Тазармыйча кайтырга хакың юк", - дидем. Чөнки əнигə Татарстаннан гына түгел, Россиядəн дə булышырга телəүчелəр бар.

Беренчедəн, миндə өмет хисе яши, балаларым ышанып яшəргə этəргеч бирə. Бу хəлгə кадəр мин кешелəрнең ярдəмчел булуларына ышанып бетми идем, болай уйлап бик ялгышканым. Безнең халык бик ярдəмчел икəн, шуны аңладым. Һəм бик тə сөендем. Үзлəренə меңе, миллионы белəн əйлəнеп кайтсын иде, - дип сөйлəде Азат Фазлыев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100