Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Фазлыев: «Ничек синең хәлләрең, дип сорыйлар...»

news_top_970_100
Азат Фазлыев: «Ничек синең хәлләрең, дип сорыйлар...»
социаль челтәрләр

Җырчы Азат Фазлыевның концертта аягын сындыруы хакында хәбәр иткән идек. Җырчы концертларын да туктатырга мәҗбүр булды. Ул хәзер үзенең күп вакытын гаиләсе һәм балалары белән үткәрә. Өстәвенә, бу арада җырчыга аш булмәсендә дә үзенә генә хуҗа булырга туры килә, чөнки хатыны Алсу Фазлыева Гомрә хаҗына киткән.

Азатның хәлен белешүчеләр, аягы төзәләме икәнне сорап язучылар бик күп икән. Җырчы иҗатын яратучыларга болай дип җавап биргән:

«Ничек синең хәлләрең, дип сорыйлар... Минем инде диван беренче урында тора, аннан соң бизнес һәм ашарга пешерү. Бүген Алсу кайта, төнлә авылга китәчәкбез. Иртәгә әтинең ашы, вафатына 2 ел була», – ди ул.

Сторисларына караганда, Азат Фазлыев ашарга пешерүдә хатын-кызлардан кимен куймый. Бүген ул кичке ашка итле беленнәр әзерләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100