Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Фазлыев мәрхүмә әнисе турында: «Ник төшемә сирәк керәсең?»

Җырчы әнисенә елата торган моңсу җыр багышлаган.

news_top_970_100
Азат Фазлыев мәрхүмә әнисе турында: «Ник төшемә сирәк керәсең?»
архив "Татар-информ"

«Барлыгыңны килә тоясым,

Син җан өргән якты кояшым

Сагынганны минем беләсең

Ник төшемә сирәк керәсең?»

Җырчы Азат Фазлыевның әнисе белән бер көнне туган икән. Үзенең туган көнендә җырчы, мәрхүмә әнисен юксынып, аңа әнә шундый матур җыр багышлаган.

«Әни, туган көнең белән! Син һәрчак минем йөрәгемдә! Бүген безнең икебезнең дә туган көн. Кайчандыр әле шалтыратышып, бер-беребезне котлый идек. Бу җыр сиңа багышлана, әни», — дип яза ул.

Мәгънәле җыр Азатның инстаграм дусларын да елаткан. «Үзәк өзгеч җыр. Әниең иртә китте шул…», «Азат, сабыр бул, балакай»;

«Эх, Азат энем, бик авыр шул әниләрне югалту. Ходай әтиеңә сәламәтлек, озын гомер биреп, әле күп еллар туган йортыгызда ут сүнмәсен. Сезне кайтканда каршы алыр кеше булсын иде. Сәламәтлек, гаилә бәхете телим. гел шундый кешелекле булып кал»;

«Бик матур жыр. Йөрәкне чеметеп, тәмле хисләрдә тирбәтеп, елата», — дип комментарийлар язалар.

Җырчының әнисе Зөлфирә ханым үзе савыгуга өметен өзмичә, озак еллар начар авыру белән көрәште. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100