Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Фазлыев кызы белән хисле очрашу видеосын күрсәтте

news_top_970_100
Азат Фазлыев кызы белән хисле очрашу видеосын күрсәтте
Фото: социаль челтәр

Җырчы Азат Фазлыев әти белән кыз бала мәхәббәте турында язган һәм социаль челтәрдәге сәхифәсендә хисле видео белән уртаклашкан.

«Сәфәргә киткәндә үк сагына башлаган идем инде кызымны. Хәзер инде өйдә, һәм, беләсезме, шундый озак күрешми торган кебек. Сагындырган җимешемне, улларымны да сагындым, сүз дә юк. Ләкин әти белән кыз арасындагы мәхәббәт икенчерәк бит ул. Килешәсезме, әтиләр?

Әти кеше – кыз бала тормышындагы беренче үрнәк булырлык кеше, шуңа күрә аларга яратуыбызны күбрәк бүләк итсәк иде. Аннары булачак ирләрен дә әтиләренә охшатып сайлыйлар, диләр бит әле. Үзе кебек матур чәчәкләр алып кайтырга тырышам. Бик яратам инде үзен. Бөтен әтиләр дә шундыйдыр ул, яза башласам сүзем бетми кебек.

Кечкенәдән үк яратуны, кадер һәм хөрмәтне тоеп үссеннәр иде кызларыбыз», – дип язган ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100