Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Фазлыев: Кыш бабай үлгәнен балаларга ничек хәбәр итәргә?

Җырчы Азат Фазлыев кибетләрдә улларына Яңа ел бүләге эзләп йөргән.

news_top_970_100
Азат Фазлыев:  Кыш бабай үлгәнен балаларга ничек хәбәр итәргә?
Салават Камалетдинов

"Бүген кибетләрдә балалар Яңа елга сораган әйберләрнең бәяләрен карап чыктым. Кыш бабай үлгәнен ничек хәбәр итәргә микән дип утырам хәзер", - дип язган җырчы.

"Яхшы идея бу", дип хуплап алган Азатның инстадуслары.

"Үлгән, дисәң кайгырырлар, пенсиягә чыккан дисәң, җиңелрәк булмасмы"?!;

"Пенсиягә чыккан дисәң, барыбер бүләк алырга кала бит Азат. Лучше үлгән диген";."Пенсионерның акчасы күп диярләр аннары".

"Кыш бабай күченеп киткән дисәгез инде".

"Кыш бабай банкрот".

"Ул үлгән бугай инде, һаман кыш юк бит эле", дип шаяртканнар.

"Без бәләкәй чакта, бер дә бүләк көтми идек. Сорамый да идек. Нишләп икән? Заманалар үзгәрде, без үзебез бозабыз ахры";

"Кыш бабайлар үлми" - дигән комментарийлар да бар.


Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 4 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Мэгэнэсез сорау.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100