Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Фазлыев: «Үкенү һәм юксыну хисе бер минутка да ташлап китми»

Җырчының әнисе вафат булганга ике ел тулган.

news_top_970_100
Азат Фазлыев: «Үкенү һәм юксыну хисе бер минутка да ташлап китми»
Александр Эшкинин

Азат Фазлыевның инстаграмга яңа пост куйган. «Вакыт дәвалый» дип әйтәләр бит. Тик ул вакыт дигәненең озынлыгы төрлечә булырга мөмкин шул… Әни арабыздан киткәнгә бүген 2 ел, тик үкенү һәм юксыну хисе бер генә минутка да ташлап китми. Тыныч йокла, әни. Без сине бик сагынабыз. Әти дә юксына, без — балаларың авылга кайткан саен син ишек ачарсың дип көтәбез. Кем бу постны укый, кемнең әнисе исән-сау — шалтыратыгыз әле әниегезгә, зинһар. Хәлен сорап, бераз серләшеп. Менә шул булыр иң зур бәхет!» — дип яза ул.

Инстачылар да Азатның посты астында бик күп комментарийлар калдырган. Күбесе әти-әнисез яшәүнең бик кыен булуы һәм аларны өзелеп сагынулары турында яза.

«Безнең дә әни баскан җиреннән үлеп китте. Әти ялгыз калды. Иң куркыныы — ир-ат ялгыз калу. алар сабыйй бала кебек. Әнине сагынып, йөрәк бер өзелсә, әтинең әнине юксынуына икенче өзелә», Юк шул сөйләшергә әти дә, әни дә. Йөгереп кайтыр идем, кары алучы юк. Ишектә зур йозак кына. Әти-әнисе исән-сау булганнар, ешрак кайтып йөрегез», «Китте шул әнием. Быел 2 мартта үзенең туган көнендә 82 яшен тутырды да, китеп барды. Урыннары оҗмах түрләрендә булсын», — диләр.

«Азат сез шулай дип язгач, бетен эшемне ташлап, энием янына кайтым. Исән генә булсыннар!» — дип тә язганнар.

Берәүне Азатның сүзләренә караганда, фотографиясе күбрәк җәлеп иткән. «Син дә әниеңә шәм куйдыңмы әллә, тегеләр кебек?» — дип төксе комментарий калдырган ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100