news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Азат Фазлыев көмәнле Су анасы сынын ясаган

Алсу яңа фото куйган.

news_top
Азат Фазлыев көмәнле Су анасы сынын ясаган
Рамил Гали

Алсу һәм Азат Фазлыевлар Мальдив утрауларында ял итә. Азат яңа һөнәр дә үзләштерә башлаган. Яңа фотода аның көмәнле Су анасы сынын, ягъни Алсуны «дәвам итеп» койрык ясаганы күренә.

Инстачылар Азатның беренче эшен хуплап алган. «Сынчы тырышкан, Су анасы матур», «Иң матур Су анасы», «Искиткеч гүзәллек», «Көмәнле хатын-кыз бигрәк матур» кебек комментарийлар һәм смайликлар калдырганнар.

«Сынчы ювелир булса, бигрәк тә шәп була инде», - дигән комментарий да бар.

«Бик кызынып бәбине харап итмә», — дип тә борчылган иҗади гаиләнең виртуаль дусты.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар