Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Фазлыев илле елдан соң әтисен самолетка утырткан

Инстачылар җырчының әтисенә карата мөнәсәбәтенә сокланган.

news_top_970_100
Азат Фазлыев илле елдан соң әтисен самолетка утырткан
«Татар-информ» архивы

Азат Фазлыев әтисе белән аэропортка барганын видеога төшергән. Инстачылар җырчының әтисенең кәефен дә сизеп алган: «Әтиең шундый сөенеп бара, үз изгелеген узеңә кайтыр». 

«Әтине самолетка утыртып, диңгез күрсәтеп кайту теләге күптән бар иде. Бүген шуны гамәлгә ашырдык. Баксаң, әти моңа кадәр 1971 елда армиядән отпускка кайтканда ЯК 40 самолетында очкан булган», — дип язган җырчы.

Бу видеоны куеп, җырчы мактана дип уйлаучылар да бар. «Бу мактану түгел, нишләп шулай начар уйлыйсыз, кешеләр, эчегез, күңелегез тулы начарлык, көнче кешеләр шулай уйлый», — дип җавап биргән аларга җырчының тамашачылары.

Соңрак җырчы әтисе белән диңгездән фото һәм видеолар да куйган, шулай ук балачак хыялы чынга ашуы турында да язган.

«Әти белән диңгездә без. Бик рәхәт! Беренче тапкыр зур сәхнәдә — район үзәгендә баянга җырлап кайткач, миңа 1000 сум акча түләгәннәр иде. Ул вакыт өчен бу бик зур акча иде. Кайткач, ул акчаны әти-әнигә бирдем. Үскәч, артист булгач, яхшы эшләргә урнашкач, мин сезгә бассейнлы коттедж алып бирәчәкмен. Бик рәхәт яшичәксез. Диңгездән диңгезгә генә йөричәксез дип әйткән идем. Тик, кызганыч, әни исән чагында мондый мөмкинлек булмады.

Әти белән тиз арада билетлар алып, диңгезгә киттек. Шатлыгым белән уртаклашам. Бер көн ял итми, көн дә эштә булган авыл кешесе өчен мондагы ял оҗмахка тиң. Әти сөенгәнен күреп, үзем тагын да ныграк сөенәм.

Ни өчен Сочига килдек? Олы кешегә ерак юл авыр булыр, дидем. Әмма бар да яхшы, самолетта да үзен әйбәт хис итте. Шуңа күрә, киләчәктә бәлки чит илгә дә барырга насыйп булыр. Алсуның әнисен дә ялга җибәрәсебез килә. Ул әле самолетка утырырга курка, эшне санаторийдан башларга булдык. Безнең максат — алар тормышларында күрмәгәннәрен күрсәтү, калган гомерләрен озынайту», — дип язган артист.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100