Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Фазлыев хатынын ачулана, Илсөя эчәсе чәен оныткан, Ряхимова белән Рәхимова - "Татарча солянка"дан репортаж

Казанның "УНИКС" концертлар залында "Хитлар солянкасы" узды. Концертта эстраданың популяр артистлары үзләренең хит җырларын башкарды. Тамашада без дә булдык, игътибарыгызга фоторепортаж тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Азат Фазлыев хатынын ачулана, Илсөя эчәсе чәен оныткан, Ряхимова белән Рәхимова - "Татарча солянка"дан репортаж


Концертны "Бәхет тукталышы" һәм "Хыял" җырлары белән ИлСаф башлап җибәрде.



Ильмира Нәгыймова бу юлы ире Русланнан башка гына килгән. Аның "Буламы соң?", "Гомер үтеп бара" җырларын хәтерлисездер инде?



Ләйсән белән Ильмира бер-берсенең хит җырларын җырлады.



Ильмира - "Яшьлегем чишмәләре"н, Ләйсән "Гомер үтеп бара"ны башкарды.



Таныйсызмы? Бу - Мәскәү кызы Динара Ряхимова! Аның "Ташлама" җырын радиода көне-төне җырлаталар.



Алсу Фазлыеваны Азаты ачулана: "Әйдә тизрәк, хәзер безнең чыгыш! Ә син һаман фотога төшәсең!"



Закир Шаһбан тормыш иптәше Гөлүсә белән. Закир әфәнде чыгыш ясаганда, җыр авторларын, концертны алып баручыларның һәм үзенең исемен дә әйтергә онытмый! Афәрин!




Иң күп алкышлар Закир Шаһбанга булды бугай...



Менә алып баручылар үзләре - Булат Бәйрәмов һәм Газинур Фәйзуллин! 



Соңга калмадылар, җитештеләр! Фазлыевларның "Гөрләп кирәк яшәргә" җыры, чынлап та, хит!



"Мин әле икенче бүлектә генә җырлыйм. Әйдә чәй эчәбез!" - дип, Рифат Зарипов чәй белән сыйлады, рәхмәт үзенә!



Чәй янына Илсөя Бәдретдинова да килеп кушылды. Ну Илсөя фотоаппарат күрсәме?! Чәен онытып "позировать" итә башлады!



Күрше өстәлдә җырчы Илназ Минвәлиев чәйләп утыра. Кулында - телефон иде. Әллә безне төшерә инде?



Ришат Фазлыйәхмәтов сәхнәгә чыгып җырлады да, "ашыгам" дип бәрелә-сугыла чыгып чапты...



Өстәрәк Динара Ряхимова турында әйткән идек. Ә монысы - Айгөл Рәхимова! "Рәхимова - эстрадада бер генә! Дөрес итеп яз безнең фамилияләрне!" - диде. Баксаң, берсе - Ряхимова, икенчесе Рәхимова икән!



Нагимованың күлмәге ничек? Матур булганмы?



"Мин дә кошлар нәселеннән" дип җырлаучы Лилия Хәйруллина кайчан очраса да, елмая, көлә! Шәп кеше! "Күз тидермә" - дип куйды үзе дә. Тфү-тфү!..



Ләйсән Гыймаева үз чыгышын көтеп утыра. "Кил яныма" җырын җырлаячакмын", - диде.



Артур Минһаҗев улы белән килгән. Әмма сәхнәдә Артур Марат белән җырлады.



Марат әйтә: "Залдан бер кыз шулай итеп карады, җыр сүзләрен оныта яздым!"



Егетләр "Сириннәр" җырына яңа сулыш биргән. Халык ошатты!



"Хыялларым" җырын башкаручы Динә Вәлиева! Сөбханалла, дип карагыз...



Булат+Ләйсән="Җанашым"



Ряхимова!



Рәхимова!

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100