Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Фазлыев гаилә мөнәсәбәтләре турында: «Яши-яши үзгәрәбез... Назлы сүзләр дә әйтмибез»

news_top_970_100
Азат Фазлыев гаилә мөнәсәбәтләре турында: «Яши-яши үзгәрәбез... Назлы сүзләр дә әйтмибез»
Рамил Гали

Җырчы Азат Фазлыев хатыны Алсу Фазлыева белән бергә төшкән фотоны социаль челтәрдәге сәхифәсенә урнаштырып, ир һәм хатын мөнәсәбәтләре турында фикерләре белән уртаклашкан.

«Ир-ат мөнәсәбәтләрнең башында үзенең нинди булганын онытырга тиеш түгел. Аны сөйгәне нәкъ менә шушы сыйфатлары өчен сайлады да бит инде. Яратуы, игътибары өчен... Хатын-кызга да нинди булганын онытырга ярамый. Шат күңелле булуы, янып торган күзләре, матур киенүе белән җәлеп иткән иде бит ул ир-атны...

Яши-яши, без үзгәрәбез, мөнәсәбәтләр дә үзгәрә... Бер-беребезгә карата игътибар азая, сөйгәнебезгә карап сокланмыйбыз, назлы сүзләр әйтмибез, элеккеге кебек узган-киткән саен кагылып үтмибез...

Бергә фото-видеоларга төшегез. Бәхетле мизгелләрне истә калдырырга тырышыгыз. Әле бер-берегезгә карата мәхәббәт бөреләнә генә башлаган чорда нинди булуыгызны искә алыгыз. Һәм якын кешеләргә көнгә бер генә булса да: «Мин сине бик нык яратам», – дип әйтегез», – дип киңәшләрен язган 3 бала әтисе шәхси аккаунтында.

«Маладис, Азат», «Дөрес сүзләр», «Гаиләң өчен янып торасың, сокланам сиңа», «Матур пар сез, гаиләгезгә иминлек, тигезлек телим...» – дип комментарийлар калдырган җырчының виртуаль дуслары.

«Ярар, Азат, шулай итәрбез, онытмасак», – дип шаярткан Азатның сәхнәдәше, җырчы Рифат Зарипов та. Аңа җавап итеп Азат үзе: «Онытма», – дип көлгән.

Фотолар: Азат Фазлыевның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100